Яшел Үзән

11 май 2012 яңалыклары

  • 11 май 2012 - 05:36
    Барысы да – чын талант
    Яшел Үзәндә «Талантлардан салават күпере» дигән исем астында мәгариф учреждениесе хезмәткәрләренең иҗади бәйгесе тәмамланды. 500 кеше көч сынашкан бәйгенең гала-концертында 76 педагог катнашты. Жюрига аларның да иң талантлыларын тану бик авырга туры килде, шуңа күрә барысын да җиңүче дип атап, алар катнашында сугыш ветераннарына һәм тыл хезмәтчәннәренә искиткеч матур концерт...
    442
    0
    0
  • 11 май 2012 - 05:35
    «Куркынычсызлык мәктәбе»
    Ильинка авылы янында 15еннән 19 майга кадәр «Куркынычсызлык мәктәбе» учреждениеләре укучыларының республика ярышы була. Анда Татарстанның көчле командалары, урында ориентирлашу һәм зыян күрүчеләргә беренче медицина ярдәме күрсәтү осталыгы буенча, көч сынашачак. Яшел Үзән данын тренер Андрей Вавилов җитәкчелегендәге «Бригантина» 6нчы балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе командасы яклаячак. Ә республика ярышында катнашучыларның куркынычсызлыгын...
    448
    0
    0
  • 11 май 2012 - 05:35
    ЭШЛӘР КЫЗА БАРА
    Май аеның җылы һавасы язгы кыр эшләрен дә тизләтеп җибәрергә мөмкинлек бирде. Район хуҗалыкларында җирне тырмалау һәм уҗымнарны ашлау кебек эшләр төгәлләнде. Бар хуҗалыклар да чәчүгә кереште. Бүгенге көндә 2300 гектар җирдә язгы бодай, 3200 - арпа, 7000 - солы, 800 - борчак, 1100 - орлыкка кукуруз чәчелде.
    521
    0
    0
  • 11 май 2012 - 05:34
    ПОЗиС «Shivaki» җитештерә башлый
    Узган шимбәдә ПОЗиСта «Shivaki» сәүдә маркалы суыткычлар җитештерү конвейерын эшләтеп җибәрү тантанасы булды. Әлеге Япония фирмасы электроника, көнкүреш техникасы өлкәсендә дөньякүләм танылу алган фирма. Хәзер ПОЗиСта бу фирманың биш төрле модельдәге суыткычлары җитештереләчәк. Тантанадан соң «Shivaki» фирмасы вәкилләре белән эшлекле киңәшмә булды. Тулырак - газетаның киләсе саннарының берсендә.
    478
    0
    0
Реклама