Яшел Үзән

4 май 2012 яңалыклары

  • 4 май 2012 - 04:31
    Олимпиадада I урын
    10нчы гимназиянең IX сыйныф укучысы Михеева Настя татар теле һәм әдәбияты буенча республика олимпиадасында, барлык биремнәрне дә төгәл һәм грамоталы үтәп, хаклы рәвештә I урынны яулый. Укучысының республика дәрәҗәсендәге уңышын гимназия укытучысы Миләүшә Нәҗметдинова да уртаклаша.
    691
    0
    0
  • 4 май 2012 - 04:31
    Синоптикларга ышансаң
    Синоптиклар ел башыннан ук безне аномаль һава торышы белән куркыта. Быел гадәттән тыш җылы җәй һәм чагыштырмача корылык көтелә икән. Май башка еллар белән чагыштырганда җылырак та, корырак та. Ә менә июньдә көннәр әйбәт булып, июль белән августта яңгырсыз эссе көннәр көтелә. Сентябрь шулай ук коры һәм җылы булырга охшаган.
    523
    0
    0
  • 4 май 2012 - 04:30
    Полиция начальнигы халыкны кабул итә
    Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән бүлеге начальнигы полициянең район участок пунктларында халыкны кабул итүен дәвам итә. Мартта Түбән Вязовыеда начальник янында дүрт кеше булган. Майда халыкны кабул итү графигы түбәндәгечә: 3 майда - 10 сәгатьтә Ключиның Волостнов урамының 8нче йортына, 15 майда - Мулла Илендә Новая урамның 2нче йортына,...
    562
    0
    0
  • 4 май 2012 - 04:30
    Бүләкләүләр
    Россия Федерациясе Президентын сайлауны әзерләүдә һәм уздыруда актив катнашкан өчен, Осиново авыл җирлегенең 1551нче участок сайлау комиссиясе рәисе Эльвира Королева, Яшел Үзәннең 1521нче участок сайлау комиссиясе рәисе Владимир Лашманов, 1515нче участок сайлау комиссиясе рәисе Татьяна Мельникова, 1525нче участок сайлау комиссиясе рәисе Вера Никифорова, Раифа авыл җирлегенең 1558нче участок сайлау комиссиясе...
    0
    0
    0
  • 4 май 2012 - 04:29
    Хуш, Туфан абый
    Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, халкыбызның яраткан язучысы Туфан Миңнуллинның көтмәгәндә арабыздан мәңгелеккә китүе турындагы хәбәр һәркайсыбызны тетрәндерде. Үз сүзен, үз фикерен, берәүдән дә курыкмыйча, теләсә кайсы биек трибуналардан әйтә ала торган олы шәхес китте. Берәм-берәм аксакаллар китә. Милләтем дип, яна-яна китеп барды. Туры сүзле, гадел, искиткеч тырыш, затлы шәхес...
    474
    0
    0
Реклама