Яшел Үзән

27 апрель 2012 яңалыклары

  • 27 апрель 2012 - 04:22
    Юлда йөргәндә
    6 апрельдән, Яшел Үзән районара почта бүлегеннән алынган хәбәрләргә караганда, юл йөргәндә ташламалардан файдаланучылар почта бүлекләрендә социаль картага акча сала ала. Шәһәрнең һәр почта бүлеге халыкка бу төр хезмәтне күрсәтергә әзер. Моннан тыш, Васильево, Әйшә, Бело-Безводное, Бишнә, Зур Ключи, Осиново, Октябрьский, Олы Карагуҗа, Раифа почта бүлекләрендә дә, автобуста йөргән өчен...
    250
    0
    0
  • 27 апрель 2012 - 04:21
    Яшел Үзәнгә Ленинград өлкәсе мәгариф хезмәткәрләре килеп китте
    Кунаклар Яшел Үзәннең 9нчы лицее базасында «2010-2015 елларда Татарстан Республикасының «Киләчәк» мәгариф үсеше стратегиясен тормышка ашыру» темасына узган семинарда катнашты. Семинарда район һәм шәһәр укытучыларының методик эшләнмәләре, төрле фәннәр буенча мастер-класслар күрсәтелде. Ленинград өлкәсе укытучылары Г.Жуков исемендәге Бөек Ватан сугышы, А.С.Пушкин исемендәге һәм Казан лингвистика музейларында булды.
    270
    0
    0
  • 27 апрель 2012 - 04:21
    Урманнарга барып йөрмәгез
    25 апрельдән Татарстанда янгынга каршы махсус режим кертелде. Ул 15 майга кадәр дәвам итәчәк. Бу вакытта урман-кырларда учак ягу, бакча өйләре территориясендә чүп яндыру тыела. Коткаручылар, бәхетсезлек очраклары булмасын өчен, коры үләннәрне, ботакларны яндырмаска, җыеп түгәргә киңәш итә. Янгынга каршы режим вакытында тикшерүләр үткәрелеп, тәртип бозучылар штрафка тартылачак. Штрафлар быел...
    288
    0
    0
  • 27 апрель 2012 - 04:19
    Бүләкләү
    Татарстан Республикасының сайлау системасы үсешенә зур өлеш керткән өчен, Россия Федерациясе Президентын сайлауда «Иң яхшы сайлау участогы» республика конкурсы җиңүчесе Васильево шәһәр тибындагы бистәнең 1578нче участок сайлау комиссиясе рәисе Маргарита Тюрина Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
    0
    0
    0
Реклама