Яшел Үзән

20 апрель 2012 яңалыклары

  • 20 апрель 2012 - 04:44
    Май бәйрәмендә электричкалар
    Май бәйрәмнәрендә электричкалар йөрүдә дә үзгәрешләр булачак. 28 апрельдә, 5 һәм 12 майда шәһәр чите поездлары җомга графигы буенча китәчәк. Ә менә 29 һәм 30 апрельдә поездлар - шимбә, 1,9,13 майда - якшәмбе расписаниесе буенча йөриячәк.
  • 20 апрель 2012 - 04:43
    Танылып киләләр
    Парижда юниорлар арасында балалар халыкара ярышларында Яшел Үзән фигуристлары яхшы күрсәткечләргә иреште. Россия, Польша, Украина, Казахстан, Германия, Голландия, Дания, Ирландия, Швеция, Франция һәм башка илләрдән спортчылар катнашкан бәйгедә безнең «Ледокол» боз сараенда шөгыльләнүче Римма Хәлилова, Анастасия Соловьева һәм Дарья Краснова ярышларның призерлары булды.
  • 20 апрель 2012 - 04:43
    Яңа һәйкәл
    26 апрельдә балалар сәнгать мәктәбе янында (Комаров урамы) Чернобыль АЭС фаҗигасе истәлеге көнендә радиация һәлакәтен юкка чыгаруда катнашкан геройларга һәйкәл ачу тантанасы була. Хәзер ЯҮМРда Чернобыль авариясе китергән бәла-казаны торгызуда катнашкан, Семипалатинск полигонында шартлаудан зыян күргән, «Маяк» җитештерү берләшмәсендәге фаҗигане күргән 150 кеше яши. Яңа һәйкәл аша шушы һәлакәтләрне торгызуда...
  • 20 апрель 2012 - 04:42
    СЫНАУЛАР БАШЛАНА
    Бүген Россия мәктәпләренең чыгарылыш сыйныфларында бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыру башлана. Мәктәпне тәмамлаучылар өчен имтиханнар бирү вакыты үзгәртелмәде, әле күбесенә дулкынланырга иртәрәк. Апрель аенда узучы БДИда исә җәен чит илдә дәваланырга яисә спорт ярышларында һәм халыкара олимпиадаларда катнашырга җыенган балалар катнаша ала. Быел ил буенча барысы 700 меңгә якын укучы сынау...
  • 20 апрель 2012 - 04:41
    Иҗтимагый Совет кабул итә
    24 апрельдә муниципаль районның Иҗтимагый советы Горький исемендәге мәдәният сараеның ветераннар советы бүлмәсендә 17дән 18 сәгатькә кадәр халыкны кабул итә. Белешмәләр өчен телефон: 4-05-35.
Реклама