Яшел Үзән

13 апрель 2012 яңалыклары

  • 13 апрель 2012 - 06:57
    Бәясе күтәрелде
    Ел саен христианнарның Пасха бәйрәме алдыннан йомыркага бәя күтәрелә. Быел да бәя артты. Иң кыйммәтлесе 47 сум тора хәзер. Уртача алганда йомырка бәясе 2-7 процентка күтәрелгән. Шунысы кызык: Пасха алдыннан вакытлыча күтәрелгән бәяне соңыннан җитештерүчеләр дә, сатучылар да төшерми.
  • 13 апрель 2012 - 06:56
    «Түгәрәк өстәл» артында
    Халыкка социаль хезмәт күрсәтүче «Рәхәт» үзәгендә республика күләмендә «түгәрәк өстәл» үткәрелде. Әлеге чара өлкән яшьтәгеләргә һәм инвалидларга социаль хезмәт күрсәтү тармагында алдынгы технологияләрне кертүгә багышланган иде. Семинар эшендә республиканың 9 районыннан килгән халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге вәкилләре катнашты.
  • 13 апрель 2012 - 06:54
    17 апрель – Халыкара гемофилия көне
    Халыкара гемофилия көне Бөтендөнья гемофилия федерациясе һәм Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы инициативасы нигезендә гемофилия (кан оешу) авыруыннан интегүчеләргә җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итү максатыннан билгеләп үтелә. 17 апрельдә тагын бер бәйрәм. Ул - Янгыннан саклану хезмәткәрләре көне дә. Бу һөнәри бәйрәмнең тарихы озын. Ул 1918 елда янгыннан саклану хезмәте оештырылган көннән...
  • 13 апрель 2012 - 06:54
    Көлдерде дә, елатты да
    Горький исемендәге мәдәният сараенда чәршәмбе кичендә үзенчәлекле тавыш иясе Илсөя Бәдретдинованың «Әкияттә кунакта» дип исемләнгән концерты булып узды. Илсөянең Яшел Үзәндә бу беренче концерты иде һәм ул искиткеч шәп булды. Җырчы көлдерде дә, елатты да тамашачыны. Рәхәтләнеп ял иттерде.
  • 13 апрель 2012 - 06:53
    Түләргә туры киләчәк
    Татарстанда авыр йөк машиналары хәрәкәтенә чикләү кертелә. Юлларны саклау ниятеннән, бу яз саен кертелә торган мәҗбүри чара. Елдагыча, авыр йөк машиналары хәрәкәтен чикләү 15 апрельдән башлана һәм ул 14 майга кадәр дәвам итәчәк. Билгеләнгән тәртиптә акча түләгән очракта, юлларда тоткарлыксыз йөрергә мөмкин.
  • 13 апрель 2012 - 06:52
    Ихластан
    Башкаланың Камал театры бинасында танылган шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе, Татарстан Дәүләт Советының фән, мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиевкә 65 яшь тулуга багышланган бик матур иҗади кичә булды. Татарстан Президенты Указы нигезендә Разил Вәлиевкә «Татарстан Республикасының халык шагыйре» дигән мактаулы исем бирелде. Разил Вәлиев - «Яшел Үзән» газетасын...
Реклама