Яшел Үзән

11 апрель 2012 яңалыклары

  • 11 апрель 2012 - 06:23
    Язгы боз мәкерле
    МЧСның Яшел Үзән районы идарәсе язгы бозга кермәскә чакыра. Көннәр җылы, боз нык түгел, шуңа күрә сулыкларда куркынычсызлык кагыйдәләрен саклау мәҗбүри, диләр алар.
    1300
    0
    0
  • 11 апрель 2012 - 06:22
    Тагын бер юл корбаны
    Мәскәү - Уфа юлының 794нче чакрымында 5 апрельдә фаҗига чыга. «ВАЗ-21074» автомобилен йөртүче, Питрәчтә яшәүче 40 яшьлек ир, идарә итүне югалтып, машинасын каршы юнәлешкә чыгара һәм «Шевроле-Круз» автомашинасы белән бәрелешә. Фаҗига чыгаручы шул урында ук алган имгәнүләреннән җан-тәслим кыла. Ике пассажирын - 26 яшьлек егетне һәм кулы сынган 41 яшьлек...
    597
    0
    0
  • 11 апрель 2012 - 06:22
    Гастарбайтерларны укыта башлаячаклар
    «Яңа Тура» технополисы базасында фәнни-белем бирү үзәге һәм мәдәниятара коммуникацияләр үзәге булачак. Бу турыда Татарстан Республикасында сәүдә, кунакчылык индустриясе, сервис һәм хезмәт өлкәсендә фәнни-белем кластерының координацион советы утырышында әйтелде. Мәдәниятара коммуникацияләр үзәге составына чит ил граҗданнарын укыту үзәге дә керәчәк. Якын киләчәктә берничә төр белгечлек буенча эшләүче чит ил гражданнарына...
    620
    0
    0
  • 11 апрель 2012 - 06:21
    Яшел Үзәндә республика педагоглары җыелды
    3нче гимназия базасында традиция буенча ел саен Занков укулары була, быел да искәрмә булмады. Быелгы фәнни-гамәли конференция Л.Занковның гомуми үстерү системасына 55 ел тулу уңаеннан оештырылган иде. Конференциядә Казан, Яшел Үзән, Бөгелмә шәһәрләре һәм Питрәч районы укытучылары катнашты, гимназистларга бирелгән ачык дәресләрне карады.
    554
    0
    0
  • 11 апрель 2012 - 06:20
    Мактаулы исем
    Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, музыка сәнгатен үстерүгә зур өлеш кертүе өчен «Зеленодольск музыка театры» муниципаль бюджет учреждениесе вокалчы артисты Шаһидуллин Ренат Сәлимулла улына «Татарстан Республикасының атказанган артисты» дигән мактаулы исем бирелде.
    0
    0
    0
Реклама