3нче гимназия базасында традиция буенча ел саен Занков укулары була, быел да искәрмә булмады.
Быелгы фәнни-гамәли конференция Л.Занковның гомуми үстерү системасына 55 ел тулу уңаеннан оештырылган иде. Конференциядә Казан, Яшел Үзән, Бөгелмә шәһәрләре һәм Питрәч районы укытучылары катнашты, гимназистларга бирелгән ачык дәресләрне карады.