Кече Шырдан халкы ун елдан артык кибеткә тилмереп яшәде. Район кулланучылар җәмгыяте дә халык ихтыяҗларын канәгатьләндерергә ашыкмады, эшмәкәрләр дә кирәксенмәде.
Юлы дисәң, юлы юк иде бу авылда, кешесе дисәң, кешесе... Хәзер менә юл салынгач, авыл тернәкләнә башлады. Иртәгә биредә беренче карлыгач - яңа киоск-кибет ачыла. Киштәләр сыгылып торачак, икмәк тә...