Яшел Үзән

30 март 2012 яңалыклары

  • 30 март 2012 - 04:47
    Ветеран-чаңгычылар ярыша
    «Маяк» спорт комплексында 50 яше тулган һәм аннан да өлкәнрәк спорт сөючеләр чаңгы юлына басты. Яшел Үзәннең 80 еллыгына багышланган ярышларда Казан, Яшел Үзән һәм Волжскидан 25 ветеран катнашты. Аларга 2-3 км араны классик стиль белән үтү берни түгел: гомер буе спортның бу төренә өстенлек биргәннәр. Әмма һәр ярышта җиңүче...
    527
    0
    0
  • 30 март 2012 - 04:46
    1 апрельдән күтәрелә
    1 апрельдән пенсияләр күтәрелә. Пенсия идарәсе җитәкчесе Ольга Корсакова хәбәр иткәнчә хезмәт пенсияләре - 1,0341, социаль пенсияләр - 1,141 коэффициентка, федераль ташламаларга ия булучыларга ай саен бирелә торган акчалар 6 процентка арта.
    467
    0
    0
  • 30 март 2012 - 04:45
    Закон катгыйлана
    Россия парламентчылары наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы чыгып, законны тагын да җитди якка үзгәртте. Закон проекты Дәүләт Думасының өченче укылышыннан соң кабул ителде. Документта каралганча, наркотикларны төзәтү, белем бирү учреждениеләрендә, ял итү урыннарында тараткан кеше ирегеннән - 12 елга, наркотикларны зур күләмдә җитештергән, тараткан өчен 15 елга кадәр мәхрүм ителергә мөмкин....
    690
    0
    0
  • 30 март 2012 - 04:45
    Гражданнарны кабул итү
    Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән бүлеге начальнигы, полиция полковнигы В.Богатырев авылларда полициянең участок пунктларында халыкны кабул итүен дәвам итә. Олы Шырданда узганында полковникка 5 кеше мөрәҗәгать иткән, шуларның дүртесе консультация алган булса, берәү участковый Ф.Борһанов һәм полициянең участок пункты начальнигы Р.Рәхимовага рәхмәт белдергән. Апрель аенда гражданнарны кабул итү дәвам...
    488
    0
    0
Реклама