Иртәгә, 10 мартта, 10 сәгатьтә Горький исемендәге мәдәният сараенда Яшел Үзәннең 80 еллыгы уңаеннан тантаналы чаралар тезмәсенә старт бирелә.
Туган шәһәребез матур эшләре, тырыш һәм уңган халкы белән данлыклы. Аның бай тарихы, гүзәл кешеләре бөтен республикабызга билгеле. Яраткан шәһәребезнең 80 еллыгына багышланган чараларда барыбыз да актив катнашыйк.