Яшел Үзән

22 декабрь 2011 яңалыклары

  • 22 декабрь 2011 - 12:28
    Яшь инспекторлар – бакчаларда
    Яшел Үзән ЮХИДИ хезмәткәрләре юл куркынычсызлыгы буенча балалар арасында профилактика эшләрен даими алып бара. Мәктәпләрдә генә түгел, балалар бакчаларында да мондый чаралар еш оештырыла. Әлеге чаралар кысасында бу юлы яшь инспекторлар 7нче мәктәп укучылары белән берлектә шәһәрнең балалар бакчаларына агитбригада белән чыгып, юл хәрәкәте иминлегенә багышланган спектакльләр күрсәтә. Мондый формадагы...
  • 22 декабрь 2011 - 12:28
    «Игътибар – балалар!»
    26 декабрьдән башлап 10 гыйнварга кадәр юл иминлеген саклау максатыннан чыгып, ЮХИДИ хезмәткәрләре «Игътибар - балалар!» операциясе игълан итә. Операция барышында инспекторлар балаларның юл кагыйдәләрен үтәвен генә түгел, машина йөртүчеләр-нең дә юллардагы тәртибен күз уңында тотачак. Шулай ук бу көннәрдә автомобильләрдә куркынычсызлык каешлары һәм балалар өчен махсус утыргычлар куллануга да...
  • 22 декабрь 2011 - 12:27
    Андрей Деманов – Президент кубогы иясе
    Белгородта авыр атлетика буенча президент кубогына ярышлар узды. Ярышларның беренче көнендә үк Татарстан спортчылары алтын һәм көмеш медальләр яулады. Гадәттә ярышлар 94 кг га кадәр авырлыктагы спортчылар арасында башлана. Яшел үзәнле, студентларның җәйге универсиадасы чемпионы Андрей Деманов үз категориясендә беренчелекне беркемгә дә бирмәде. Афәрин!
  • 22 декабрь 2011 - 12:24
    Бүләкләүләр
    Агросәнәгать комплексында күпьеллык һәм намуслы хезмәте өчен Яшел Үзән муниципаль районы «Племенное дело Заволжья» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең бозау караучысы Гөлсинә Нури кызы Сираҗетдинова һәм Яшел Үзән муниципаль районы «Биопрепараты» фәнни җитештерү институты» җаваплылыгы чик-ләнгән җәмгыяте директоры Римма Петровна Ибәтуллина Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
  • 22 декабрь 2011 - 12:18
    Иң тырышлар гаилә фермасын төзи
    «Татарстан Республикасында 2005-2010 елларда кече эшмәкәрлеккә булышлык итү» программасы, «Татарстанда халыкның шәхси хуҗалыгын үстерү» концепциясе, гомумән, шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерү кысаларында 2006-2011 елларда районда халыкка 96 миллион сумлык кредит бирелгән, шуның 60 миллион сумы - 2011 елда. - Кредитка 125 баш сыер, 11 баш ат, 50 бал корты оясы, 56...
  • 22 декабрь 2011 - 12:16
    Бюджет тикшерелде
    19 декабрьдә Яшел Үзән муниципаль район Советының XIV сессиясе булды. Муниципаль район Советы депутатлары сессиядә 3 мәсьәлә тикшерде. Муниципаль район территориясе чикләренә үз-гәрешләр кертү турындагы мәсьәлә шәһәр Советы сессиясендә дә тикшерелгән иде. Бу юлы да әлеге мәсьәлә буенча карарны депутатлар бертавыштан кабул итте. Яңа Тура янында технополис төзелү сәбәпле, «М-7»...
  • 22 декабрь 2011 - 12:14
    Яшел үзәнлеләр һаман алда
    16 декабрьдә ТР Эчке эшләр министрлыгының мәдәният үзәгендә «Форпост» җәмәгать тәртибен саклау буенча укучылар, студентлар, яшьләр һәм эшчеләр оешмаларының VI слеты булып, анда 500ләп кеше катнашты. Слетта актив тормыш позиция-ле яшьләрнең полиция хезмәткәрләренә җинаятьчелеккә каршы көрәштә булышып торуы билге-ләнде. Форпостлылар көч структуралары белән берлектә рейдларда, кизү торуларда, акция-ләрдә катнаша, профилактик...
  • 22 декабрь 2011 - 12:10
    Утка да керә, суга да
    Яшел Үзән эчке эшләр бүлегенең Норлат полициясе өлкән участок уполномоченные Дания Гыйләҗеваны олысы да, кечесе дә бик яхшы белә. Халык белән уртак тел табып эшләве, һөнәри осталыгы нәтиҗәсендә ул быел эш күрсәткечләре буенча Яшел Үзән эчке эшләр бүлеге участковыйлары арасында I урынны алган. Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Сергей Батинның...
  • 22 декабрь 2011 - 12:05
    Язмый яши алмый
    Туган җир, мәхәббәт һәм, әлбәттә, балаларга атап язылган шигырьләре белән танылган шагыйрь, драматург, Татарстан китап нәшриятының сәнгать һәм балалар әдәбияты бүлеге редакторы, киң кырлы талант иясе Рафис Корбан белән очрашу шәһәребезнең 21нче балалар бакчасында узды. Балалар бакчасында сабыйларга татар теленең гүзәллеген, байлыгын күр-сәтү, аңлату тәрбиячеләрнең төп максатларының берсе булып тора....
  • 22 декабрь 2011 - 12:02
    Мәңге яшәсен!
    Моннан нәкъ 15 ел элек Мирный бистәсендә авырлык белән ачылган 16нчы мәктәп үзенең туган көнен ел саен зарыгып көтеп ала. Әллә ни зур булмаган коллективта бу бәйрәм үзенә күрә бер җылы мохиттә, гаиләнең туган көне буларак билгеләп үтелә. 15 ел эчендә күпме балага белем биреп, аларны чын шәхес итеп тәрбияләп,...
  • 22 декабрь 2011 - 11:22
    «Оптимист булырга кирәк!»
    Егерме ел эчендә Яшел Үзән телевидениесе, Татарстандагы төрле телевидениеләргә бик күп журналистлар тәрбияләп бирде. Бик сирәге генә Яшел Үзәнгә тугры калып, хәзер дә якташларыбызның рухи дөньясын баетуда, мәгълүмат җиткерүдә армый-талмый намус белән хезмәт куя. Шундыйларның берсе «Көн артыннан көн» тапшыруы мөхәррире Рузия Җәүдәт кызы Дәүләтшина. Бик таныш та, әмма шул...
Реклама