Яшел Үзән

16 декабрь 2011 яңалыклары

  • 16 декабрь 2011 - 05:04
    Юллар төзелеше. Авыр булса, булсын...
    Быел Кече Шырданга юл ачылганда халык бик сөенде. «Әти-әниләребезнең төшләренә дә кермәде бу юллар», - дип күзләре дә яшьләнде хәтта. Чыннан да, районда юлсызлыктан интегүче авыллар күп иде. Хәзер елдан-ел хәлләр уңай якка үзгәрә. Узып баручы елда гына да сигез урында авылларга илтүче һәм башка билгеләнештәге барлыгы 157 млн 600...
  • 16 декабрь 2011 - 05:03
    Эшең булу – үзе бәхет
    Быел эшкә урнаштыру үзәге ярдәме белән физик мөмкинлекләре чикләнгән 56 кеше эшкә урнашу бәхетенә иреште. Бер инвалидны эш урыны белән тәэмин итүгә дәүләт оешмаларга 50 мең сум акча да биргән. Бу акча инвалидның булачак эш урынын җайлауга тотыла. Инвалидларны, нигездә, тегү фабрикасы, торак-коммуналь хуҗалыклар үзенә эшкә ала.
  • 16 декабрь 2011 - 05:02
    «Гражданин көне»
    9 декабрьдә Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән бүлегендә «Гражданин көне» булып, анда 30 егет һәм кызга тантаналы рәвештә паспортлар тапшырылды. Мактаулы кунаклар - РФ миграция хезмәте идарәсе бүлеге җитәкчесе вазифасын башкаручы Миләүшә Камалова һәм МВД ветераны Владимир Федюнин укучыларны котлап, уңышлар теләде, аларны илнең киләчәге дип атады. Чарада катнашучылар...
  • 16 декабрь 2011 - 05:01
    Безнекеләр – җиңүче
    Казанның 9нчы лицеенда «Һөнәре буенча иң яхшысы» исеменә машина төзелеше буенча белгечләр арасында һөнәри осталык бәйгесе үтте. Яшел Үзән муниципаль районы данын тулысынча «М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» җәмгыяте белгечләреннән төзелгән команда яклады. Республиканың иң яхшы дип саналган 98 белгеч катнашкан бәйгедә завод яшьләре беренче тапкыр көч сынашты. Һәм шуңа...
  • 16 декабрь 2011 - 04:59
    Компьютер: файда һәм зыян
    2009-2011 елларда мәгариф учреждениеләренең ПЭВМ (программалаштырылган электрон исәпләү машиналары) белән җиһазланган 30 кабинетының микроклиматы тикшерелгән иде, шуларның 9ында гигиена нормативларының 30 процентка артык булуы ачыкланды. Мәгариф, дәвалау учреждениеләрендә компьютер, бүтән төр техника торган эш бүлмәләрендә һаваның чисталыгы һәм аның сәламәтлеккә йогынтысы даими тикшерелеп тора. Компьютерның файдасы һәм зыяны турында «ТРда...
  • 16 декабрь 2011 - 04:57
    Каршылыклар Киртә түгел
    Чын татар гаиләсендә дә туган телгә мәхәббәт көннән-көн кими барган чакта, татарларның күп булуына карамастан, урыслашкан Яшел Үзәндә дәүләт теле булып саналган татар телен балаларга өйрәтү икеләтә авыр. Әйе, сабыйлар күңеленә төп нигез нәкъ менә балалар бакчасында салына. Татармы ул, әллә башка милләттәнме, балаларны татар теленә, гореф-гадәтләренә өйрәтү төп бурычларның...
  • 16 декабрь 2011 - 04:56
    Сагынабыз Сезне
    Ни өчен адәм баласы бу дөньяда бер мәртәбә генә яши соң? Җаннар бит, әнә, алай түгел. Алар мәңгелеккә аша да, сәгате сукканны көтеп йөри, һәм берзаман җир йөзенә кире әйләнеп кайта, диләр. Кайтамы-юкмы, анысын бер Аллаһ Тәгалә үзе генә белә. Әмма шулай дип сөйлиләр. Ул үзенең элеккеге тормышында кем булды...
  • 16 декабрь 2011 - 04:55
    Күңел күзе күрә күбрәк
    Тормыш - ормыш, тормыш иткәндә нинди хәлләр булмый да, нинди генә язмышларга дучар булмыйсың. Әлбәттә, бу якты дөньяда яшәп ятканда аның матур чаклары да, бәхетле һәм рәхәт мизгелләре дә була. Тормыш итү сәламәт кешегә дә көрәшкә тиң булган заманда авыру кешегә яшәеш икеләтә катлаулана. Яшел Үзәндә яшәүче Гали Хәлиловка бу...
Реклама