Элгәрерәк елларда оешмалар үзләрендә эшләп, лаеклы ялга чыккан өлкәннәрне чакырып, бүләкләр биреп, чәй әзерләп, кунак итеш бар иде. Бүгенге көндә, акча юклыкка, кризиска сылтап, шушы матур гадәт онытылып бара.
Тик шулай да мәдәният йортлары, китапханәләр Өлкәннәр көнен ел да билгеләп үтәргә, аларга хөрмәт йөзеннән төрле кызыклы очрашулар уздырырга тырыша. Шушы...