Яшел Үзән

14 октябрь 2011 яңалыклары

  • 14 октябрь 2011 - 05:22
    ПОЕЗДДА ЙӨРҮЧЕЛӘР ИГЪТИБАРЫНА
    Тимер юлда ремонт эшләре алып барылу сәбәпле, 22 октябрьдә шәһәр янында йөри торган берничә поездның расписаниесе үзгәрә. Үзгәрешләр турында газетабызның 14 октябрь 91нче санында.
  • 14 октябрь 2011 - 05:20
    СПОРТКА багышланган гомер
    Чын фанат һәм оптимист булган кеше генә үз гомерен спортка багышлый ала. Алай гына да түгел, бу авыр хезмәтнең сикәлтәле юлларын узмагансың, киеренке ярышларда җиңү-җиңелү тәмен татымагансың икән, син спортның киләчәгенә лаеклы өлеш кертә алмыйсың. Яшел Үзәндә физкультура һәм спортны үстерүгә, ничә буын спортчы тәрбияләүгә, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга үзеннән...
  • 14 октябрь 2011 - 05:19
    Сакаллы мәсьәләләр аз түгел
    Дүшәмбе көнне Яшел Үзән муниципаль район Советының икенче чакырылыш халык депутатлары ХI сессиягә җыелды. Сессия эшендә оешма-предприятие җитәкчеләре, шәһәрнең мактаулы гражданнары, гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты. Депутатлар ике айлык тәнәфестән соң беренче тапкыр җыелды, шуңа күрә сораулар, хәл ителәсе мәсьәләләр дә шактый күп иде. «Яшел Үзән муниципаль районы 2011-2015 елларда...
  • 14 октябрь 2011 - 05:14
    Бездән үрнәк алалар
    Башкалабызның «Баскет-холл» спорт-мәдәни үзәгендә 7 октябрьдә узган «Уңыш-2011» бәйрәмендә Яшел Үзән муниципаль районы авыл хуҗалыгы тармагында җитештерелгән продукция күрсәткечләре буенча республикада иң яхшысы буларак танылды. Бәйрәмдә безнең районга Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты һәм башаклар рәвешендә эшләнгән алтынсу төстәге кубок (рәсемдә) тапшырылды. «Уңыш-2011» республика бәйрәмендә җиңүчене билгеләгәндә, бүтән еллардан аермалы...
  • 14 октябрь 2011 - 05:11
    Уңай үзгәрешләр күп. Үсеш дәвам итә
    2010 елның 10 октябрендә Сергей Батин рәсми рәвештә Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы итеп сайланган иде. Менә бер ел вакыт узды. Шул уңайдан, ул Яшел Үзәннең гаммәви мәгълүмат чаралары мөхәррирләре белән очрашып, бер елда башкарылган эшләргә нәтиҗә ясады һәм киләчәккә корган планнар белән уртаклашты. «БУРЫЧ КУЕЛГАН, ҮТӘҮ - БЕЗДӘН» Беренче...
Реклама