МХОда катнашучы Ренат Мәҗитов: «Өч хатны түш кесәмдә йөртәм»
Бишнә авылында туып-үскән Ренат Мәҗитов, бронь бирелсә дә, махсус хәрби операциягә үз теләге белән киткән.
Бу көннәрдә илебез Бөек Җиңүнең 80 еллыгын билгеләү мәшәкатьләре белән мәшгуль. Зур һәм истәлекле дата ул. Безнең ата-бабаларыбыз тынычлык урнаштырганга сигез дистә ел узып киткән. Бик кызганыч, сугыш геройларының да саны кимегән. Аларны инде бармак белән генә санарлык. Әмма батырларның исемнәре мәңгелек.
Тик, юбилей елында, илебез тагын катлаулы чор кичерә. Тарих та аяусыз икән, кабатлана. Бу авырлыкны шул герой бабаларыбызның оныклары җиңә, тынычлыкны бары алар гына урнаштыра алачак. Без хәзер, чын мәгънәсендә, геройлар туган тарихи чорда яшибез.
«Таң алдыннан кара төн»
Бу язма аша шундый ватанпәрвәрләрнең берсе белән таныштырабыз. Бишнә авылы егете, быел 30 яшен тутыручы Ренат Азат улы Мәҗитов махсус хәрби операциягә үз теләге белән китүчеләрдән. Аны 2022 елда мобилизация буенча чакыралар. Әмма эш урынында аны бронь белән, кирәкле хезмәткәрнең урыны монда дип, калдыралар.
– Уйлап йөрдем-йөрдем дә, МХОга китәргә өлгереп җиттем, – дип сөйли ялга кайткан Ренат. – Контрактны 2 елга төзедем, озакламый срогы чыгарга тиеш. Әмма ул бетә дип, кайтармыйлар. Анда, ярты елга килүчеләр дә бар. МХО бетми торып, беребезгә дә кайту юк. Мин беренче көннән Краснолиманское юнәлешендә, Кременное шәһәре янында разведротада хезмәт итәм. Авыр түгел, әмма бурычыңны үтәргә кирәк. «Таң алдыннан кара төн» дисең дә, һөҗүмгә чыгасың. Шунысын ассызыклыйм, беркем дә: «монда – авыр, тегендә – җиңел» – дип, дәгъвалап йөрми.
Башта һава аларныкы иде, хәзер – юк
Сугыш сугыш инде, ял яисә гадәти хезмәт итү түгел, гомереңне кайгыртырга, дошманга каршылык күрсәтергә, кыр шартларына күнәргә, көтелмәгән карарлар кабул итә белергә һәм өйрәнергә туры килә.
– Минем күптән «накатларга» барган юк. Дроннар белән эшләп, инженер-сапер бурычын үтим. Безнең расчет ике кешедән тора. Напарнигым – пилот, аның өчен аппаратның очып китүе, ә миңа аның шартлавы мөһим. Алар кире әйләнеп кайтмый. Югалганнары да була, кайсыларын бәреп төшерәләр. Дроннарны очыртып җибәрдең дә, шуның белән эш бетми. Контроль көчле, бурыч үтәлгәнме-юкмы, күпмесе эләккән, яисә барып җитмәгән. Нәтиҗәләр яхшырганнан яхшыра. Башта һава гел аларныкы булды, хәзер хәл үзгәрде. Пилотсыз аппаратлар күбәйде, уку үзәкләре ачыла, яхшы өйрәтелгән егетләр килә, – дип сүзен дәвам итә Ренат. – Шунысы да мөһим, бу җайланмаларның модификацияләрен үзгәртеп торырга кирәк. Чөнки бертөрлесе белән бер-ике атна эшләсәң, аны «глушить» итә башлыйлар.
Ренатның ялга кайтуы икенчесе икән. Төп-төгәл бер ел элек, әтисен күмәргә кайткан булган. Бик кызганыч, Ренат алгы сызыкка кереп киткән вакытта, әтисенең каты авырудан гомере өзелгән, шуңа күрә җидесенә генә кайтарып җибәргәннәр.
– Ураза вакыты иде, туганнар да җыелды. Әнием минем Олы Яке авылында яши, аның үз тормышы, әти белән аерылышканнар иде. Үзем хәзер Бишнәдә – дәү әниләрдә. Өебез әлегә буш тора. Менә Балтачтан кайтып килүем. Анда икенче дәү әнием яши. Туганнарыбызның барысы белән очрашачакмын. Ешрак күрешергә язсын иде.
Ренат – «Крот» – туры килә
МХОга китеп, үзенә авыр юл сайласа да, үкенми ул. Вакытны кире кайтарып булса, барыбер киткән булыр идем ди. Ул авыл мәктәбен тәмамлагач, һөнәри училищеда укыган һәм армиягә китеп, Свердловск өлкәсендә элемтәче булган. Кайту белән Осиновода кошчылык фабрикасына эшкә урнаша һәм гади эшчедән цех җитәкчесенә кадәр җитә. Әлегә өйләнмәгән, сугыш бетми торып, гаилә корырга исәбе юк.
Рядовой Мәҗитовны МХОда «Крот» исеме белән йөртәләр. Ничек атасалар да, әллә нәрсә үзгәрми, әлбәттә. Шулай да, аның җисемгә дә туры килүе зарур. Ренат сугышчан исемен җиңел кабул иткән. «Снежок», «Малыш», «Кощей»лар арасында билгеле. Гуманитар ярдәмнең аларга нык булышуы хакында да сүз кузгатты безнең герой. Кием-салым, азык-төлек, генератор, плитәләр – барысы да кирәк ди анда. Окоп шәмнәре, мәсәлән, кыш көне хәтта блиндажларны җылыткан. Ә менә мәктәп укучыларыннан килгән хатлар турында ул аеруча эчке җылылык белән сөйли.
(Кыскартып бирелде)
Әлфия Зыякаева язмасының дәвамын газетабызның №15 (18 апрель, 2025 ел) санында, 5нче полосада укырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев