Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Безнең геройлар

«Мин аларның балаларын МХОга барырга өндәдем, ә үзем җылы өйдә утырыйммы?»

Зеленодольск районы депутаты, Әйшә авыл җирлеге башлыгы Радик Галәвиев 2023 елда контракт төзеп, махсус хәрби операциягә китә.

2022 елда махсус хәрби операция башлану белән күбебез ниндидер билгесезлек алдында калды. Ә мобилизация игълан ителгәч, аңа тагын курку хисләре кушылды. Аннан соң патриотизм, Ватанны саклау, батырлык кебек төшенчәләр тормышыбызны яулап алды. Ә хәзер хәрби операцияне дә, анда катнашучыларны да аңлап кабул итәбез һәм һәрберсен герой итеп күрәбез.

Язмабызның герое махсус хәрби операциягә үз теләге белән һәм ни өчен баруын аңлап китүчеләрдән. Аның бу адымын кабул итә алмаучылар да аз булмагандыр, мөгаен. Чөнки биләгән вазифасы буенча шулай уйларга нигез бар. Ә ул бернигә карамастан, Оборона министрлыгы белән контракт төзи. Сүзебез МХОга киткәнче Әйшә авыл җирлеге башлыгы вазифасын башкарган Радик Манур улы Галәвиев турында. 

Очрашып сөйләшергә сәбәпләр күп

Бу карарым тиктомалдан һәм буш урында тумады. Әйшә җирлегеннән байтак ир-егетне озатырга туры килде. Аларны җибәрүгә җибәрдем, ә үземә әлеге вакыйгаларны читтән генә күзәтеп торырга намусым кушмады, Ватанны сакларга чират җитүен аңладым, – дип сөйли Радик Галәвиев. – Хәрби хезмәтне мин флотта уздым, ә МХОда – Херсон юнәлешендә 31нче десант бригадасы составында. Өйрәнүләрне Луганскида үттем. Миңа 59 яшь, әмма ул чик түгел, 65кә кадәр мөмкин. Хезмәтебез катлаулы, әмма зарланырга вакыт юк. Мин җиңел булмаячагын белеп киттем. 

Әңгәмәдәшебез сүзне озакка сузмады. Гомумән, алдан ук очрашудан да баш тарткан иде. Шулай да, искәрмә йөзеннән, безгә – «Яшел Үзән»гә генә ризалык бирде. Ә сөйләшергә сәбәпләр бар. Бер яктан, Яңа ел алды һәм аның ялга кайтуы. Икенчедән, районыбыз делегациясе составында «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясенең XIX съездында катнашу. Өченчедән, аның «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орден медале белән бүләкләнүе. Бүләкне аңа республика Рәисе Рөстәм Миңнехановның тапшыруы. Берьюлы күпме истәлекле вакыйга. «Молодец, Радик Манурович! Булдырасың!» – дип язды район башлыгы Михаил Афанасьев та үзенең Телеграм каналында.

Кыскасы, якташыбыз, һичшиксез, ил өчен мөһим вакыйгалар үзәгендә булуы белән үрнәк күрсәтә. Республика Рәисе кулыннан зур бүләк алуы моны ачык дәлилли. Шулай да, кем ул? Тормыш тәҗрибәсен ничек туплаган? Кыю карарларны ничек кабул итә?

Ангреннан кайтып урнашканнар

Язмабызның герое, әлбәттә, райондашларыбызның күбесенә таныш шәхес. Ул тумышы белән Үзбәкстанның Ангрен шәһәреннән. Аларның гаиләсе 70нче елларда туган якларына кайтып урнаша (әтиәнисе Теләче якларыннан). Башта алар, Радик мәктәпне тәмамлаганчы, Волжскида яши. Аннан соң Яшел Үзән районына – Әйшәгә күченәләр. Радик Галәвиев та, башка бик күп җитәкчеләр кебек үк, Авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый. 9 ел «Овощевод» совхозында агроном, аннан соң баш агроном булып эшли. Советлар Союзы һәм аның җимешләре – колхоз-совхозлар җимерелгәч, аңа хезмәт юнәлешен үзгәртергә туры килә. Аптырап торырга вакыт калмый, төзелеш буенча үз эшен ача. 2017 елда аңа, җаваплы кеше буларак, авыл җирлеген җитәкләүне ышанып тапшыралар. МХОга киткәнче ул шул вазифаны башкара. Алдан әйткәнебезчә, хәрби операциядә катнашу аның өчен бурыч үтәү генә түгел, ә тагын да зуррак мәгънәгә ия. Димәк, Радик Манур улы алдагы билгеләнешен шушы югарылыкта күрә. Аны китәргә үгетләргә дә, зур акчалар белән кызыксындырырга да кирәкмәгән.

«Нона» – десантчылар горурлыгы

Тормыш юлына кыскача гына күз салып та, безнең әңгәмәдәшнең кайда да югалып калмавын, үзгәрешләргә әзер булуын күрергә була. Без бит гадәтилеккә, уңайлы тормышка бик тиз күнегәбез һәм аны үзгәртмәскә тырышабыз. Ә менә Радик Галәвиев кебекләр, киресенчә, җайга салынган тормышны үзгәртүдән, аны авырлыкларга алмаштырудан курыкмый. Хәрби операциядә дә аның җаваплылыгын тоеп, төрле хәрби техник транспорт чарасын йөртүче итеп куялар. Ә «кайнар ноктада», дошман уты астында, төрле модификациядәге куркыныч дроннар – «Камикадзе»лар, «Баба яга»лар очып торганда, транспорт йөртүчедән зур осталык таләп ителә. Нәрсәләрне генә йөртми ул анда: «УРАЛ»ны дисеңме, «УАЗ»- ны да, хәтта мотоциклны да. Хәзер аларның гаскәре бик күп чакрымнар яулап, Днепр елгасына барып төртелгән. Анысы да алар өчен чик булмаячак. Хезмәт итә башлавына 1 ел 4 ай булып, ул һаман алгы сызыкта. Ә десантчылар бирешә торганнардан түгел. Алар дошман белән бәрелешләрдә кыюлыклары һәм тәвәкәллекләре белән аерылып тора. Аларның батальонында һәлак булучыларда иң түбән дәрәҗәдә. Моны Батырлык ордены кавалеры, «Нарвиг» позывнойлы батальон командиры шәхси составны саклап калуны үзенең уңышы итеп саный. Бигрәк тә аларга «Нона» үзйөрешле артиллерия коралы нык булыша, иң «кайнар нокталарда» оборонаны ышанычлы тота. Максатка ирешү белән әлеге артиллерия җайланмасы экипажлары җавап уты астына эләкмичә, позицияләрен оператив рәвештә үзгәртә. Бу «самоходка»лар башка үзйөрешле машиналарга караганда компактлы булуы һәм 120нче калибрлы барлык сугыш кирәкярак лары белән эшләве, теләсә-кайсы урыннан – урманнан, чокырдан, тау башыннан һөҗүм ясый алуы белән аерыла.  

«Әйшә» позывнойлы Радикны Әйшәдә көтәләр

Әйткәнебезчә, Радик Галәвиев хезмәт иткән батарея МХОның беренче көненнән алгы линиядә бара: Сватовода, Кременнаяда, Бахмутта барган иң каты бәрелешләрдә оборона тоткан. Хәзер аларны дошманнан Днепр гына аерып тора. 

Махсус хәрби операция гә китү карарын, Радик Манур улының гаиләсе ничек кабул иткән соң?

Ничек, ничек... Хәзер инде әти-әнисенә, хатыны, улы һәм кызына аның Ватан иминлеге өчен барган махсус хәрби операциядән исән-сау булып, җиңү белән әйләнеп кайтуын көтәргә һәм рухи яктан ярдәм итәргә генә кала. Гомумән, үз гомерләрен куркыныч астына куеп, МХОда зур батырлыклар кылучы һәр солдатның тизрәк кайтып җитүен телибез. Яңа ел яңа җиңүләр китерсен! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    1

    0

    Рәхмәт, кызлар! Бик кызыклы әңгәмә!