Алмаз Сабирҗанов: «Вакытым җиткәнен аңладым»
Бишнә авылыннан Алмаз Сабирҗанов махсус хәрби операциягә 2023 елда үз теләге белән китә.
Ватанны саклау һәр ир-егетнең бурычы буларак кабул ителә. Аны төрлечә, хәтта армиядә яисә «кайнар нокталарда» хезмәт итмичә дә үтәргә була. Әйтик, хәрбиләргә булышу, волонтерлык белән шөгыльләнү, яисә хәрби производстволарда хезмәт кую. Ә менә хәзер, Ватанга тугрылыкны, махсус хәрби операциядә катнашып исбатлау мөмкинлеге бар.
Яшел Үзән хәрби комиссариатыннан төркем-төркем ир-егетләрнең МХО зонасына киткәнен күреп, аларның кыю адым ясарга әзер булуларына сокланасың. Арада катлаулы ситуациягә эләгүчеләр, бәлки акчага кызыгучылар да бардыр. Әмма гомерләрне акчага алмаштырып булмый, шуңа карамастан, Оборона министрлыгы белән контракт төзүчеләрнең күбесенең ил мәнфәгатьләрен өстен куюлары билгеле чынбарлык.
Ике ай уйлап, бер тапкыр карар кылган
Махсус хәрби операциягә контракт төзеп киткән Алмаз Нургали улы Сабирҗановны чын патриот дип әйтми мөмкин түгел.
– Миңа, әлбәттә инде, мондый сайлау ясарга патриотизм хисе этәргеч бирде. Прогулкага гына чыгу түгел бит ул. Ике ай уйладым да, ватандашларымның сыналуын читтән күзәтеп тора алмавымны, миңа да вакыт җиткәнен аңладым, – дип исенә төшерә Алмаз. – 2023 елда, Аллаһка тапшырып, хәрби комиссариат ишеген ачтым. Мин армиядә хезмәт итмәдем, әмма анда җиңел булмаслыгын аңлый торган яшьтәмен. Килешүгә кул кую белән мине Тоцкига өйрәнүләргә озаттылар. Анда сугыш серләренә төшенгәч, артиллерист итеп билгеләделәр. Хәзер пилотсыз очу аппаратлары (БПЛА) белән дә эшләргә туры килә. Гомумән, сугыш бит инде ул, бөтен төрле корал белән эш итә белергә, белмәсәң, тиз өйрәнергә кирәк. Ике кулга бер эш түгел, ә төрле техника белән дус булырга туры килә.
Кыскасы, универсал солдат алар. Кирәк икән, артиллериядән аталар, БПЛАларны да очыралар, һөҗүмгә баралар, иң мөһиме – дошманны ут биетәләр.
Кременное кызы Рушания
49 яшьлек Алмаз Сабирҗанов тумышы белән Бишнә авылыннан. Мәктәпне тәмамлагач, ул 107нче ПТУда укыган. Профессиональ белем алганнан соң үзен төрле өлкәләрдә сынаган. Газпромда да эшләгән, төзелеш оешмасында машина йөртүче булган, әмма бервакытта да кул кушырып утырмаган. Ә инде МХОга Горький исемендәге заводтан китә ул. Алмаз урта яшьләрдәге буйдак ир. Озатып калырдай яратканы һәм балалары да юк. Ә менә әнисе Мөршидә ханым улының бу сайлавына каршы чыкмаса да, ут йотып яши. Уллары ил тынычлыгы өчен көрәшкән аналарның бөтенесе хәзер яхшы хәбәр, тынычлык урнашуны көтә. Сүз уңаеннан, Алмаз ялга Украинадан сөйкемле татар кызын кунакка алып кайткан. Оренбургта туып-үскән Рушания күптәннән Кременноеда яши, кибеттә эшли икән. Менә шулай, урау юллар белән булса да, ул Татарстан солдатының туган ягын күреп китәчәк.
Алмаз Сабирҗановның хезмәт урыны Кременное шәһәре янында. Ул үзенә «Алмаз» дигән сугышчан исем алган. Хәрбиләр, аралашырга җиңел булсын өчен, бер-берсен йөгерек исемнәр белән атый.
– Үзем дә Алмаз, позывноем да. Бик җайлы. Хезмәттәшләрем арасында татарлар күп: Чаллыдан, Түбән Камадан, Казаннан. Яшәү урыныбыз – блиндажлар, ашау-эчүгә зарланырлык түгел. Гомумән, көнкүрешне җайлау үзеңнән тора. Җирле халык ягыннан да каршылык юк, – дип сүзен дәвам итә ул.
«Комариная стая»дан тынгылык юк
МХОдан Алмазның бу кайтуы өченчесе икән. Кайткач, тынычлыкка ияләшәсең генә, китәргә туры килә, шунысы кыенрак дип белдерә. Шулай да ул, МХО тәмамлангач, Кременноеда хезмәт итәргә калырга ниятли. Анда сугыштан соң да җиңел булмаячак, югыйсә.
Сугыш кораллары җитмәүгә зарланмый Алмаз. Барысы да җитәрлек ди. Әлбәттә, дошманның шартлаткыч тутырып, берөзлексез очырган пилотсыз аппаратлары берәүгә дә тынгылык бирми. Юкка гына аларны «комариная стая»га тиңләмиләр. Безнекеләр дә кимен куймый, хәтта арттырып та җибәрә әле. Шулай булмаса, җиңү турында сөйләп булмас иде.
Җиңү булырмы? Алга китеш бармы?
– «Бар, әлбәттә! Дошман – оборонада, ә безнекеләр алга баруны дәвам итә һәм шулай булачак та!» – дип ышандыра язмабыз герое.
Рядовой Алмаз Сабирҗанов, Аллаһка шөкер, контузияләрне исәпкә алмаганда, бер тапкыр да яраланмаган. Бу сугышта кыйпылчыклардан яраланучылар күп. Берәр резонанслы хәл турында искә төшерүен сорагач, ул: «Бар, әмма сөйләп булмый, не положено!» – дип, кыска тотты.
Ә йолдызлар, наградалар?
Йолдызлар саны турында уйларга вакытлары юк. Ә бүләкләрдән, «Сугышчан батырлык өчен», «МХОда катнашучы» медальләре бар. Башта җиңү, ә орден һәм медальләр – аннан соң.
МХО зонасының үзәгендә батырларча көрәшүчеләрне без погоннарындагы йолдызларына, алган медальләренә карап бәяләмибез. Аларның һәркайсы – герой.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев