Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл сулышы

Яшел Үзәндә чәчүгә керештеләр

Авыл хуҗалыгында кулланыла торган техника әллә ни катлаулы әйбер түгел түгелен, әмма аны карап төзәтеп торучы кешенең оста куллы акыллы белгеч булуы шарт. Инде илле бер ел дәвамында машина, трактор, комбайн кебек техникага «җан» өреп торучы механик Рафикъ Нуретдинов нәкъ шундый уңганнардан. «Авангард» акционерлык җәмгыятендә хезмәт куя ул. Безнең белән...

Авыл хуҗалыгында кулланыла торган техника әллә ни катлаулы әйбер түгел түгелен, әмма аны карап төзәтеп торучы кешенең оста куллы акыллы белгеч булуы шарт.

Инде илле бер ел дәвамында машина, трактор, комбайн кебек техникага «җан» өреп торучы механик Рафикъ Нуретдинов нәкъ шундый уңганнардан. «Авангард» акционерлык җәмгыятендә хезмәт куя ул. Безнең белән очрашып сөйләшкәндә җәмгыятьнең директоры Константин Мамедов тәҗрибәле белгеч белән горурлануын яшермәде.

Сүз башым чәчү булса да, нигә техникага кереп китүемне чамалыйсыз булыр. Яз җиткәч игенче, җиргә техника керерлек булуга, кырга чыга. Чәчүне үз вакытында башкару өчен техниканың төзек булуы кирәк. Искереп тузган трактор белән дә, аннан-моннан гына сипләнгән чәчкечләр белән дә, ашлыкны тиз генә җир куенына салып чыгам димә инде. Ватылып-сынып теңкәгә тиячәк андый искелек вәкилләре. Бу нисбәттән, район хуҗалыклары арасында «Авангард» акционерлык җәмгыятен мактап күрсәтергә мөмкин. Чәчкечләрен, трактор-машиналарын вакытында төзәтеп җиткерү сәбәбен аңлату өчен, биредә өлкән механик Рафикъ Нуретдинов җаваплы бит, дип әйтү дә җитәр идеме, дип сорагач җитәкче:

- Нәкъ шулай. Аның олы тәҗрибәсе нык тотка биредә. Егетләрне өйрәтә дә ул. Техниканы белмәгән кеше аны төзәтә дә алмый бит инде. Әнә, Александр Половинкин монда 38 ел эшли, ул барлык техниканы да энәсеннән җебенә кадәр белә. Яшь слесарь Илья Абросимив та тиз алдыра, акыллы тырыш егет ул, - дип җавап бирде.

Директор әйтүенчә, хуҗалыкка кирәкле чәчкеч һәм трактордан торган 6 берәмлек чәчү комплексы әзерләп өлгертелгән.

- Шул хәтле техника безгә җитә, җиребез артмады бит. Быел 1000 гектар төрле ашлык культуралары һәм 500 гектар кукуруз чәчәчәкбез. Хәзер һава шартларының яхшы булуын гына телисе калды безгә, -дип таныштырды Константин Эйнуллаевич хуҗалык планнары белән.

Әйе, чәчкеч техникалары әзер булгач, җир өлгерүгә эшкә тотына ала игенче. Әйтергә кирәк, район хуҗалыклары әкренләп-әкренләп чәчүгә кереште. Һава шартлары кискен үзгәреп торганга, эшне өзми генә алып барып булмый әле. Шулай да, бүгенге көнгә игенчеләребез сабан ашлыгын, район буенча барлыгы, 2800 гектар җирдә һәм көнбагышны 700 гектар җирдә чәчеп өлгерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев