Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл сулышы

Яшел Үзән төбәге авылларында чүп түгү проблемасы бар

-Авылда чүп контейнерлары аз, шуңа күрә кеше чүпне теләсә кая түгәргә мәҗбүр. Чүп контейнерларын арттырырга мөмкин микән? Һәм чүп түгүгә кагылышлы тагын бер сорау бар. Балаларыбыз Казанда яши, ә авылда пропискада тора. Авылда теркәлгәнгә күрә, чүп-чарын Казанда түксә дә, ЖКХга алар өчен дә акча түләргә мәжбүрбез. Минем кебек, Казанда укучы,...

-Авылда чүп контейнерлары аз, шуңа күрә кеше чүпне теләсә кая түгәргә мәҗбүр. Чүп контейнерларын арттырырга мөмкин микән? Һәм чүп түгүгә кагылышлы тагын бер сорау бар. Балаларыбыз Казанда яши, ә авылда пропискада тора. Авылда теркәлгәнгә күрә, чүп-чарын Казанда түксә дә, ЖКХга алар өчен дә акча түләргә мәжбүрбез. Минем кебек, Казанда укучы, йә эшләүче баласы булган гаиләләр һәр авылда бар. Шушы мәсьәләне янә бер кат аңлатып языгыз әле.

Мамадыш-Әкилдән бер укучыгыз.

Без бу сорауларга ачыклык кертү максатыннан, иң беренче чиратта, Мамадыш-Әкил авыл җирлегенә шалтыраттык. Авыл башлыгы Фәнис Мирхәтуллин бу җәһәттән менә нәрсә диде:

-Хәзерге вакытта Мамадыш-Әкил авылында 3 җирдә барысы 11 контейнер тора: икесе - авыл башында, берсе - авыл уртасында. Практикадан күренгәнчә, бу гына аз. Өстәмә контейнерлар сатып алу һәм урнаштыру өчен, авыл җирлегенә район бюджетыннан акча бүленгән иде. Быел җәйгә 12 өр-яңа чүп-чар контейнеры сатып алып, шуның 8ен Мамадыш-Әкил авылына урнаштырырга исәпләп торабыз. Контейнер мәйданнарын ясарбыз. Халык та, үзе яшәгән җирне пычратудан курыкмый һәм чүп-чарын контейнерларга салмый, ә авыл янындагы аулак урыннарга ташлап калдыра.

Идел аръягы авылларында чүп-чар чыгару белән Норлат коммуналь-торак хуҗалык шөгыльләнә. Без укучыбызны борчыган ошбу сорауны Норлат ЖКХсы җитәкчесе Равил Бәхтияровка да җиткердек.

-Без Норлат зонасы авылларындагы чүп-чар контейнерларын махсус төзелгән график буенча түгеп торабыз, - диде ул. - Мамадыш-Әкилдән чүпне җомга көнне "КамАЗ" машинасы җыеп алып китә. Контейнерлар янына капчыкка салып куелган чүпне дә, аунап һәм тирә-юньгә таралып ятмасын өчен, кул белән машинага төйийбез. Чүпне чыгарырга техника да, кешеләр дә җитәрлек, әмма монда шуны да әйтергә кирәк: Мамадыш-Әкил - зур авылларның берсе. Яз көне юл өзеклегендә машина белән һәр урамга да кереп булмый, шуңа күрә чүп-чарны авыл халкы, Мулла Иле, Олы Ачасыр, Норлаттагы кебек, теләсә-кая ташлап калдырмыйча, булган контейнерларга салсын иде.

Чүп-чарны түккән өчен түләү бәяләренә кагылышлы сорауга Норлат коммуналь-торак хуҗалыкның абонент бүлеге хезмәткәре Зөлфия Бикмөхәммәтова болай дип җавап бирде.

-Чүпне түккән өчен түләү мәсьәләсе буенча халыкның соңгы елларда шикаять-үтенечләр белән мөрәҗәгать иткәне юк иде. Бу сорауны авыл җыеннарында да бирмиләр, чөнки ул хакта халыкка күп мәртәбә аңлаттык, сөйләдек. Халык, чүп-чарны түккән өчен, гамәлдәге законнар нигезендә түләгәнен яхшы белә: шәхси секторда яшәүчеләр - пропискада торган кеше саныннан, ә күп катлы йортларда яшәүчеләр торак мәйданы зурлыгыннан чыгып түләргә тиеш. Закон шәһәрдә яшәүчеләр өчен дә, авыл халкы өчен дә бер үк. Шулай да шәһәрдә яшәүче авыл балалары турында аерым әйтергә кирәк. Чыннан да, авылда пропискада торып, шәһәрдә укучы һәм эшләүче яшьләр байтак. Аларның бер өлеше закон нигезендә тулай торакта яши, икенчеләре - фатирда. Тулай торакта вакытлыча теркәлеп яшәүчеләр, чүп-чарны түккәнгә авылда түләмәс өчен, шәһәрдә яшәү турында белешмә алып кайтып бирергә тиеш.

Язманың тулы вариантын газетабызның 11 апрель саныннан укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев