Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл сулышы

Туганнан бирле

- Язарга ризык эзләп, газетагызны нәрсә белән тутырырга белмәгәннән килдегезме безнең якларга? - дип, төртмәле сүзләр белән каршы алды безне «Күгәй» күмәк хуҗалыгы механизаторлары Марсель Гафаров белән Фәнис Заһидуллин. - Нәрсә генә язып бетерерсез икән? Туганнан бирле тракторда эшлиләр дип язсагыз гына инде. Дөресрәге, аларның икесе дә армия хезмәтеннән кайтканнан...

- Язарга ризык эзләп, газетагызны нәрсә белән тутырырга белмәгәннән килдегезме безнең якларга? - дип, төртмәле сүзләр белән каршы алды безне «Күгәй» күмәк хуҗалыгы механизаторлары Марсель Гафаров белән Фәнис Заһидуллин. - Нәрсә генә язып бетерерсез икән? Туганнан бирле тракторда эшлиләр дип язсагыз гына инде.
Дөресрәге, аларның икесе дә армия хезмәтеннән кайтканнан бирле трактор штурвалы артында. Хәрби хезмәткә киткәнче дә, гараж тирәсендә тегесенә-монысына булышып, билгеле бер тәҗрибә туплаган кешеләр. Кулларыннан килмәген эшләре юк. Җырдагыча, кирәксә - тракторчы, кирәк булса - комбайнчы алар. Хезмәт стажы 30 елдан арткан механизаторлар яз җитүгә чәчүгә чыга, культивация ясый, дым каплата, бөртекле-кузаклы культуралар басуларына ашлама кертә. Ел әйләнәсендә эш белән мәшгуль. Җәй көне печән әзерләүдә катнаша. Басуларда игеннәр өлгерүгә, үзләренә беркетелгән «ДОН-1500» комбайнын ремонтлап, урып-җыюга керешәләр. Без булган көнне дә комбайннары янында кайнашалар иде. Техника әзер, шулай да тагын бер кат карап чыгу зыян итмәс дип уйлый алар.
- Урак вакытында комбайн сәгать кебек төгәл эшләргә тиеш,- дип исәпли тәҗрибәле комбайнчылар. - Без урып-җыю эшләрен, югалтуларга юл куймыйча, ватылмыйча-җимерелмичә, тиз арада башкарып чыгарга кирәк дигән изге максат белән басуга чыгабыз. Сүз эштән аерылмаска тиеш.
Эш кешесе күп сөйләшмәс, күп эшләр, диләр. Күпьеллык намуслы хезмәте белән авыл халкының тирән ихтирамын казанган механизаторлар мактау сүзләренә мохтаҗ түгел, шуңа күрә без дә артыгын төчеләнмәскә булдык.
Әлифел ТАРАЗОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев