Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл сулышы

Техника таләпкә буйсынса әйбәт

Безнең районда дәүләт техника күзәтчелеге белгечләренең Идел буе зона гамәли конференциясе үткәрелде. Әлеге чарада машина-тракторларны приборлар белән тикшерү алымнары күрсәтелде. Хуҗалыкларга машина-тракторларын төзекләндереп бетереп тә һәм дәүләт күзәтчелеге белгечләренә тикшертеп тә өлгерер чак җитте. Бу мәсьәләгә җитди карарга кирәк. Узган ел, республика буенча, тракторлар катнашындагы юл фаҗигаләрендә 22 кеше һаләк...

Безнең районда дәүләт техника күзәтчелеге белгечләренең Идел буе зона гамәли конференциясе үткәрелде. Әлеге чарада машина-тракторларны приборлар белән тикшерү алымнары күрсәтелде.
Хуҗалыкларга машина-тракторларын төзекләндереп бетереп тә һәм дәүләт күзәтчелеге белгечләренә тикшертеп тә өлгерер чак җитте. Бу мәсьәләгә җитди карарга кирәк. Узган ел, республика буенча, тракторлар катнашындагы юл фаҗигаләрендә 22 кеше һаләк булган, 82 кеше җәрәхәтләнгән. Фаҗигаләр барысы да диярлек тракторларны тиешенчә карамау аркасында килеп чыкты, дип сөйләде ТР дәүләт техника күзәтчелеге идарәсе башлыгының урынбасары Мөнир Халиков әлеге гамәли конференцияне ачканда. Кызганыч, кисәтү менә шулай кан белән языла шул.
Максатка ирешелде: бүтән районнан килгән белгечләр тракторның тормозын, руль люфтын, төтенен тикшерә торган яңа төр приборлар белән эш итәргә өйрәнеп җиттеләр. Яшел Үзән дәүләт күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе Мансур Мөхәммәтҗанов эшне оста оештырды. Үзе дә тикшерде, башкаларга да күрсәтеп һәм аңлатып өлгерде ул. Таләпчән тикшерүченең: - Тукта, тормоз! Борылыш утлары: Уң! Сул! Тулы яктылык бир! Газ педаленә бас! - дип боерган сүзләрен механизатор егетләр дә төгәл һәм тиз үтәп бардылар.
Яхшы әзерләнгән техниканы, мисалга, Америкадан алынган SТХ-500 тракторларын, каравы да күңелле булды. Әйтергә кирәк, әлеге чара «ВЗП Заволжье» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең «Сельхозтехника» предприятиесендә үткәрелде. Нигездә, предприятиенең тракторлары тикшерүне әйбәт уздылар. Барысының да тормозлары тиешенчә тота, яктылык бирүче фонарьлары дөрес яна. Ике тракторның гына төтен буенча күрсәткече нормадан артыграк иде һәм бер тракторның тәгәрмәче бик нык тузган булып чыкты.
«Сельхозтехника» җитәкчесе Марат Ринат улы әйтүенчә, анда һәр механизатор үз тракторын үзе карап төзәтә. Зөлфәт Зәйнуллин, Рәмис Уразов, Рамил Гыйлаҗев кебек уңган егетләргә ышаныч аеруча зур дип белдерде җитәкче. Читтән килгән белгечләр дә әлеге предприятие техникасының яхшы хәлдә булуына сокланды. Биредә Яшел Үзән техника күзәтчелеге хезмәтенең дә роле зур, билгеле. Шулай итеп, безнекеләр унике район катнашкан Идел буе зона гамәли конференциясендә нәтиҗәле эшләре белән ялтырап алды.
Ильяс САЛИХҖАН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев