Яшел Үзән

СЫЕР БОЗАУЛАР ЧАК

Районда сөт җитештерү, нишләптер, кимеп китте. Көз җитеп, һава шартларының үзгәрүе сыерларга шулай авыр йогынты ясый микән? Аптырамас җиреңнән аптырарлык. Терлек азыгы җитәрлек әзерләнде, югыйсә. Фермалар да төзекләндерелде - маллар суык көннәрне түбә астында каршылый. Сөткә бәяләр артып, хуҗалыкларга керемнәрен күтәрергә мөмкинлек ачылгач кына, менә шундый аңлаешсыз хәл килеп чыкты...


Районда сөт җитештерү, нишләптер, кимеп китте. Көз җитеп, һава шартларының үзгәрүе сыерларга шулай авыр йогынты ясый микән? Аптырамас җиреңнән аптырарлык. Терлек азыгы җитәрлек әзерләнде, югыйсә. Фермалар да төзекләндерелде - маллар суык көннәрне түбә астында каршылый. Сөткә бәяләр артып, хуҗалыкларга керемнәрен күтәрергә мөмкинлек ачылгач кына, менә шундый аңлаешсыз хәл килеп чыкты районыбызда.

Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгече Наил Хәйретдинов моның табигый хәл икәнлеген сөйләп бирде безгә.
- Сыер бозаулар алдыннан сөтне кыса. Бу, билгеле, табигый күренеш. Һәм әйтер идем, үрчем өчен хәзер иң шәп чак та. Гомумән, сыерлар, ноябрь, декабрь, гыйнвар айларында бозауласа, әйбәт. Хуҗалык икеләтә ота дисәң дә ярый. Бердән, терлеге арта аның. Икенчедән, бозаулаган сыер сөтне дә мул бирә башлый. Үзегез дә беләсез, кышын-язын сөт бәяләре дә күтәренке. Терлекчелек тармагын тәртиптә тоткан хуҗалык бу эшне шул өч айда башкарып чыгарга тырыша да инде.
Каушарлык хәл түгел икән, ләбаса. Көр сыер шушы вакытта бозауласа, яхшы. Бу кирәкле гамәл хуҗалыкта вакытында һәм дөрес тәртиптә алып барылырга тиеш. Идарә моны контрольдә тота. Әйтик, эшнең барышын «Табигать байлыгы» хуҗалыгында тикшергәндә без дә катнаштык.
Хуҗалык фермалары белән безне ферма мөдире Вил Вәлиев таныштырды. Анда яшь бозаулар аерым урында тотыла. Сыер караучылар бозауларны махсус җайланма ярдәмендә имезәләр һәм аерым рацион буенча ашаталар. Без караган көнне кырыклап бозау бар иде әлеге аратада. Октябрь аенда - 22 бозау, ноябрьнең бүгенге көненә - 20 бозау алганнар. Һәм киләчәк декабрь аенда фермаларында тагын 26 бозау өстәлер дип өметләнәләр. Бу авыр, әмма җаваплы эштә сыер савучылар хезмәт куя икән. Ферма мөдире аларның эшләреннән канәгать.
- Берсен мактап, берсен куярлык түгел - барысы да тырышып, җиренә җиткереп эшли, - дип мактап куйды ул сыер савучыларын.
Хуҗалыкта борчулы мәсьәлә юк дип әйтсәк, чынбарлыкка каршы килү булыр иде. Терлекчелектә эшче җитмәве «Табигать байлыгы»ның да ишекләрен шакый. Яңа туган бозауларны карарга аерым кеше булса, бигрәк тә әйбәт булыр иде, мәсәлән. Зур булмаган «Маевка» авылы нигезендә торган хуҗалыкка бу мәсьәләне хәл итүе шактый кыен. Читтән чакырганда исә кешегә аерым шартлар тудырырга кирәк булачак. Әмма бу мәсьәләне күтәрә алырдай хуҗалык ул. «Табигать байлыгы»ның хәлле хуҗалык икәнлеге мәгълүм. Терлекчелеген эшчеләр белән тәэмин итү мәсьәләсен тиз арада хәл итәргә кирәк аларга.
Ильяс САЛИХҖАН

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: