Яшел Үзән

Сөтне түгәргә туры килмәсен...

Түбән Урысбага авыл җирлегенә кергән Бәчек, Югары һәм Түбән Урысбага, Кече Ачасыр кебек авылларда сөт җыю, көтмәгәндә, тукталган. Сөтне түгәргә туры килә, дигән хәбәр, аяз көнне яшен суккандай тәэсир итте безгә. Сөтне җыймый башладылар, аны кая куярга белмибез - түгәргә генә кала, дип шалтыраттылар атна башында Түбән Урысбагадан редакциябезгә. Тәрбия...


Түбән Урысбага авыл җирлегенә кергән Бәчек, Югары һәм Түбән Урысбага, Кече Ачасыр кебек авылларда сөт җыю, көтмәгәндә, тукталган.

Сөтне түгәргә туры килә, дигән хәбәр, аяз көнне яшен суккандай тәэсир итте безгә. Сөтне җыймый башладылар, аны кая куярга белмибез - түгәргә генә кала, дип шалтыраттылар атна башында Түбән Урысбагадан редакциябезгә. Тәрбия күргәч, маллар хәзер сөтне әйбәт бирә, ким дигәндә, 20шәр литр алабыз, дип хәбәр итте алар.
Җәй уртасында бу эшнең өзелүе - сыер асраучы кешенең аягын чалу белән бер, әлбәттә. Сөт сатып көн күрүчеләр аптырап калмый нишләсен?! Яшерен батырын түгел, авылларда малларны, нигездә, өлкән яшьтәге кешеләр тота. Алар хайваннар карап та, печәнен әзерләп тә, сөтен-маен сату өчен шәһәргә йөреп тә өлгерә алмыйлар. Шундый файдалы ризыкны, әрәм-шәрәм итмичә, сөт комбинатына тапшырганда һәр якка да файдалы булыр иде, югыйсә.
Без, Түбән Урысбага җирлеге башлыгы Наил Абдулла улы Гатауллин белән элемтәгә кереп, андагы хәлне белештек.
- Авылдашларның хәлен аңлыйм мин, әмма сыер асраучылар барыбер аз. Шуңа күрә сөт җыючыга, бензин сарыф итеп, безнең якка йөрүе отышлы түгел. Әмма без кул кушырып утырмыйбыз, башка җыючылар белән сөйләшүләр алып барабыз, - дип җавап бирде башлык ул көнне.
Чыннан да эзләгән таба шул. Менә атна кич редакциябезгә шалтыраттылар: 28 июньнән авылларда сөт җыю башланган. Литры 6 сумнан кабул ителә.
Өзелгән эш ялгап җибәрелде, тик шулай да, мондый хәл башка авылларда да килеп чыгарга мөмкин жирләрдә, чарасын алдан күрсеннәр иде.
Базар икътисады тудырган шартларда бүтән авылларда да моның ише кыенлык килеп чыгуы ихтимал.Кешенең тырышлыгы әрәм китмәсен иде. Дәүләт тә таләп итә моны. Әле күптән түгел генә сыер асраучыларга аена 1 башка 680 сум исәбеннән акча да бирелүе үзе ни тора. Җирлек башлыклары, алдан уйлап хәстәрен күрсәләр, һичшиксез, әйбәт булыр иде.
Ильяс САЛИХҖАН

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: