Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл сулышы

Сөт җыюда тәртип керер

Мал асрап көн күрүче авыл кешесенең эше җиңеләер кебек. Авылда җитештерелгән продукцияне җыеп, аны эшкәртеп сату белән шөгыльләнер өчен муниципаль унитар предприятие булдырыла. Беренче чиратта шәхси хуҗалыклардан сөт җыю мәсьәләсе хәл ителәчәк. Һәм, беренче чиратта, Иделнең уң ягындагы авылларда яшәүче халыкка ярдәм итү күздә тотыла. Мәгълүм булганча, андагы авылларда сөтне...

Мал асрап көн күрүче авыл кешесенең эше җиңеләер кебек. Авылда җитештерелгән продукцияне җыеп, аны эшкәртеп сату белән шөгыльләнер өчен муниципаль унитар предприятие булдырыла. Беренче чиратта шәхси хуҗалыклардан сөт җыю мәсьәләсе хәл ителәчәк.
Һәм, беренче чиратта, Иделнең уң ягындагы авылларда яшәүче халыкка ярдәм итү күздә тотыла. Мәгълүм булганча, андагы авылларда сөтне арадашчы җыя һәм, конкуренция булмагач, бәяне түбән тота. Сыер асраган кеше ерактагы шәһәрләргә сөтне үзе ташып, сату итеп йөри алмый, билгеле. Менә март башына кадәрле куелган бәяләрне чагыштырыйк. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматләре буенча, Казанга якын урнашкан Олы Яке, Карагуҗа, Бишнә авылларында сөт литры 12-13 сумнан җыелса, Акъегет, Ачасыр кебек аръяктагы авылларда яшәүчеләр аны 10 сумнан бирергә мәҗбүр. Бер үк хезмәт өчен бәянең түбән булуы, халыкта ризасызлык тудыра, билгеле.
Муниципаль унитар предприятие гаделсезлеккә чик куяр дип өметләнелә. Ул Норлатта элекке «Норлат» совхозының идарә бинасында урнашачак. Бу предприятие кешедән сөт җыеп, аны беренчел эшкәртү һәм сату итү белән шөгыльләнәчәк. Моның өчен Fresh Milk 4000 дип исемләнгән модульле сөт җыю пункты сатып алыначак. Сөт мәсьәләсен хәл иткәч, предприятие тире, йон җыеп, аларны эшкәртү эшләрен дә оештырачак. Болары да кирәк. Халык отар иде моннан. Мал асрарга һәвәс безнең халык. Әлеге идарәнең ел башында китергән мәгълүматлары буенча, безнең район авылларында 3902 баш мөгезле эре терлек, 1804 баш савым сыеры, 3571 баш сарык һәм кәҗә асрыйлар. Продукция бар, димәк. Терлек асрап көн күрүче кеше аның әҗерен дә күрергә тиеш, әлбәттә.
Ильяс САЛИХҖАН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев