Яшел Үзән

СӨТ КУЕРСА, МАЙ БУЛА, АЛГАН КЕШЕ САУ БУЛА!

Рәдиф Барый улы Абдрахмановны яшел үзәнлеләр яхшы белә дисәк, арттыру булмас иде. Һәрхәлдә, ул китергән сөтне көтеп кенә торалар шәһәрдә. Тәмле һәм сыйфатлы ризыкны аера белә халык. Безнең заманда шау-шулы рекламасыз да даими сатып алучыларың булуы үзе бер гаҗәп хәл бит. Шунысы да кызыклы, тегеннән алып монда сата торган ялтыравыклы...

Рәдиф Барый улы Абдрахмановны яшел үзәнлеләр яхшы белә дисәк, арттыру булмас иде. Һәрхәлдә, ул китергән сөтне көтеп кенә торалар шәһәрдә. Тәмле һәм сыйфатлы ризыкны аера белә халык.
Безнең заманда шау-шулы рекламасыз да даими сатып алучыларың булуы үзе бер гаҗәп хәл бит. Шунысы да кызыклы, тегеннән алып монда сата торган ялтыравыклы әйбер түгел аның товары, үзләренең хезмәт җимеше - гап-гади сөт белән сәүдә итә Рәдиф абый. Без дә аның эше белән таныштык.
Олы Яке авылында яшәүче Рәшидә Зиннур кызы һәм Рәдиф Барый улы Абдрахмановлар гаилә фермасы корганнар. Шунда сигез сыер тоталар. Барысы да савым сыерлары икән. Сөт җитештерү белән шөгыльләнә Абдрахмановлар. Эше күп, билгеле. Уллары Рафис та булышкач, өлгерәбез, диләр алар. Кышка мал азыгын җитәрлек әзерләгәннәр. Моның өчен пай җирләрендә - 3,7 гектарда - люцерна чәчеп үстергәннәр. Шуңа өстәп 33 төргәк печән һәм фураж сатып алганнар. Анысын көненә һәр сыерга 8 кило салалар. Сыерның сөте - телендә, дигән әйтем алар өчен кагыйдәгә әйләнгән.
Шунысын да әйтергә кирәк, әйбәт ашату белән бергә сыер үзе дә сөтне күп бирә торган яхшы токымнан булырга тиеш бит әле. Бу мәсьәләне ничек хәл итүен Рәдиф абый болай аңлатты:
- Без сөтчелек белән шөгыльләнгәч, бозау алып үстермибез - алай күп вакыт бушка китә. Мин эзлим, сөт әйбәт бирә торганны тапкач, сатып алам. Сыерларны алтыдан да киметкән юк. Менә соңгы икесен күрше Мари республикасына барып алып кайткан идем, көненә берәр пот сөт бирәләр хәзер. Аллаһка шөкер, алданганым юк әле. Саткан кеше дә кем белән эш итүен күрәдер инде - алып-сатар түгел ич мин.
Эшеңне керемле итәр өчен уяу булырга кирәк икән шул. Малларны дөрес тәрбияләү, әлбәттә, беренче шарт. Шул ук мал азыгының да яхшысын таба белергә кирәк. Рәдиф абый, мәсәлән, әлеге фуражын, беренче тәкъдим иткәннекенә кызыкмыйча, әйбәтен үзе табып, килосын 5 сумнан алып кайткан. Һәрьяктан отыйм дисәң, иренмичә бөтерелергә кирәк, диләр алар.
Эшнең тагын бер мөһим ягын даими күз уңында тота Абдрахмановлар. Ул да булса, сатып алучы ышанычы. Әйе, сатып алучы ышанычын яулагач, аны аклар өчен, бар тырышлыгын куя алар. Сөтнең сыйфаты тел-теш тидерерлек булмасын. Беренче чиратта, билгеле инде, майлылыгы кимемәсен. Моның өчен малны вакытында һәм дөрес ашатырга кирәк. Бүген сауганны икенче көнгә калдырырга да ярамый, шуңа күрә Абдрахмановлар көннекен көнендә җибәреп торалар. Һәр көн иртәнге сәгать алтыда иртәнге савым сөте ихаталарыннан алучыларына озатыла. Бусы да, сәгать теленә бәйләнгәндәй, төгәл үтәлә. Менә шундый өлгер алар - Олы Якедә, мал асрап, сөт җитештерүче Абдрахмановлар.
Ильяс САЛИХҖАН

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: