Яшел Үзән

«Шәһәрдә ярты көн дә тора алмыйм»

Авылда уңганнар ишле була анысы. Эшеңнең әҗере булмаса, рәтле тормыш корып та булмый бит анда. Әмма уңганнарны уздыручылар да табыла. Юынчыда Фәһимә Сибгатуллина, барысын шаккатырып, гөрләтеп яшәп ята. Без аның капкасын ачуга таң калдык. Ишегалды тулы тавык иде. Соңгы вакытта төлке килгәләп өркетә башлаган, шуңа җыеп тота икән кош-кортын. Күпме...

Авылда уңганнар ишле була анысы. Эшеңнең әҗере булмаса, рәтле тормыш корып та булмый бит анда. Әмма уңганнарны уздыручылар да табыла. Юынчыда Фәһимә Сибгатуллина, барысын шаккатырып, гөрләтеп яшәп ята. Без аның капкасын ачуга таң калдык. Ишегалды тулы тавык иде. Соңгы вакытта төлке килгәләп өркетә башлаган, шуңа җыеп тота икән кош-кортын. Күпме дигәннән, кош-кортларының төгәл санын да әйтеп бирде Фәһимә. Быелгы көзге өмәне 150 тавык, 140 каз һәм 100 үрдәк үстереп каршылаган ул. Каз белән үрдәкләренең махсус урыннары булса, тавыкларын моңарчы бакчада гына тоткан булган. Уңган хуҗабикәнең абзарында тагын сыерларын, сугымга әзерләгән үгезләрен һәм яшь бозауларын да күрдек без. Болары бары 22 баш икән... Билгеле, беренче итеп:
- Бу кадәр малны ничек карап өлгерәсең соң? - дип сорадык.
- Мин эшләргә яратам. Иртән уянгач, башта нәрсәләр эшләргә кирәклеген уйлыйм, план корам. Көн дә тәртип белән алып барсаң, өелми бит эш. Аннары, ял көннәрендә кызым Эльвира Казаннан кайтып булыша. Ирем Нәфыйкның да кулыннан эш төшми анысы, тик менә быел Сочида эшләгәч, сирәк кайта алды...
Сүз артыннан сүз чыгып, дигәндәй, хезмәтенең Фәһимә өчен аерым зур әһәмияткә ия икәнлеге дә ачыкланды. Иртә таңнан караңгы төшкәнче эш белән бөтерелүеннән канәгать калып, шөкер итә ул.
- Мин бит авылга авырып, II группа инвалид килеш кайтып төштем. Әти-әни ихатасында Нәфыйк белән әкренләп тормышыбызны кордык. Аллаһка шөкер, бөтен чирләремне оныттым хәзер, күз генә тимәсен! - дип сөйләде уңган хатын.
Менә шулай туган авылы һавасы - даруларны, җанын биреп тырышуы дәваханәләрне алыштыра аңа.
Абзарындагы малларын, каралты-курасындагы кош-кортларын күргәч, шаккатуыбызны абайлап:
- Мохтаҗлыктан муллыкка ашкынмыйм мин, дөнья кумыйм. Эшем - күңелем ихтыя­җы минем, - дип аңлатты ул болай тырышуын.
Өен күреп, уңган хуҗабикә икәнлегенә дә инандык. Һәм әйтәсе килә: тагын бер кат таң калдырды ул безне. Фәһимә баз тутырып әзерләгән төрле нигъмәтләрне. Рәт-рәт банкалар тезелгән, аларда ниләр генә юк! Җиләк-җимеш вареньеларын да чыгарып күрсәтте ул, тозлаган яшелчәләрен дә... Арттырып әйтү түгел, ике кышка җитәрлек запас туп­лаган.
- Кеше сыйларга яратам бит мин. Ялгыз яшәүче карт әби-бабайларга да күчтәнәч итеп кертәм, бик сөенәләр шуңа. Үзләре ясый алмый инде алар. Үзебезгә дә, кызым гаиләсенә дә җитәрлек кала. Мин кибеткә йөрмим бит, барын да үзем әзерлим. Шәһәргә дә бик сирәк кенә, зур йомыш чыкканда гына барам. Барам да, ярты көн дә тора алмыйм, сагына башлыйм йортымны... - дип сөйләде хуҗабикә.
Менә шулай күңеле тартыла аның туган авылына. Юынчының сихәтле һавасы аякка бастырган, күп авырудан шифа биргән Фәһимәгә. Тынгысыз җанның шулай тырыш булуы да бәрәкәт бирәдер, мөгаен. Ильяс САЛИХҖАН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: