Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл сулышы

Рузалия Хәсәнова: “Мылтык терәп торсалар да, бармыйм дигән идем”

Районыбызның кайсы авылларында гына булмыйбыз да, кемнәр белән генә аралашмыйбыз. Төрле язмышлар белән очрашырга туры килә. Әле өйгә кайткач та күбесенең фикерләре башта пластинка кебек гел әйләнеп тора.

“Минем тормышым – киносериал, кайсы сериясен сөйлим?” – дип уенын-чынын кушып каршы алды безне Күгештә гомер итүче Рузалия апа Хәсәнова. Иң матур сериясен генә сөйләгез әле диясе килсә дә, тормыш ал да гөл генә бармый шул. Аллаһ Тәгалә язган язмыш сынауларында сынырга да, сыналырга да туры килә, сабырлыктан гына аермасын...

Педагогика көллиятен тәмамлаган Юынчы кызының башка яшьләр кебек үк Казанда каласы килә. Яратышып йөргән егете Равиле дә биредә, бер-берсен өзелеп сөйгән парлар өчен тагын ни кирәк?! Әмма булачак каенанасы Фагыйлә апа улын авылга кайтырга өндәгәч, Равил каршы килми. 20 яшьлек Рузалия да кайнап торган өйгә килен булып төшә. Фагыйлә карчыкның туган нигезне бетермәгез, хезмәтне яратып үсегез дигән теләге тормышка аша. Һәм бу фикерне оныкларына да төшендереп яши әле ул. Яшь гаиләдә шатлык өстәп, бер-бер артлы ул белән кыз туа. Тормыш җайлана, Рузалия апа мәктәптә башлангыч сыйныфта укучыларга белем бирә. Тик шулай тигез, тату гомер кичерергә генә насыйп булмый. Иңне-иңгә куеп яшәгән бәхетле 14 елны матур бер төш кебек сагынып сөйләргә генә кала.

Тулырак газетабызның 56нчы санында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев