Яшел Үзән

ӘРӘНЕ ЯРАТМАСКА МӨМКИНМЕ СОҢ?

Әрә... Районыбызның иң матур авылларының берсе ул. Монда башка җирдәге кебек шау-шу юк, тынычлык күңелгә рәхәтлек, җанга сихәтлек бирә. Тау итәгенә, табигатьнең гүзәл бер почмагына урнашкан Әрә җәен аеруча искиткеч, үзенә җәлеп итеп тора.

Туган ягым, газиз авылым дип берегеп яшәүче иң булдыклы гаиләләрнең берсенә килдек әле кунакка. Аларны биредәге төп проблемаларның берсе булган юлсызлык та, эшсезлек тә куркытмаган. Туган авылларына булган мәхәббәт читкә чыгып китүдән саклап калган. Сүзем Җәләлетдиновлар гаиләсе турында. Безне гел елмаеп кына торучы, ачык йөзле хуҗабикә Гөлүсә ханым бик җылы каршы алды. Өй тулы халык, туганнар да кайткан: төшке аштан соң балалар тәмләп йок­лый, кемдер мичтә гөбәдия пешерә, ар-атлар хуҗалык эшендә кайнаша, гаиләнең иң олы әгъзасы 79 яшьлек Фирдинә әби үз урынында – тәсбих тарта. Менә шулай җәен өй күңелле мәшәкатьләргә күмелә.

Гөлүсә һәм Ринат Җәләлетдиновлар икесе дә Әрәдә туган, бер-берсен яратышып, кавышкан парлар. Кыз һәм ул тәрбияләп үстергәннәр. Кызлары Күгеш авылында кияүдә, әти-әнисен ике улы белән сөендергән. Без килгәндә аларның да кунакта чагы иде. Баланың баласы балдай татлы, диләр бит. Шуңа да әби-бабайның, хәер яшь күренгәнгә алай дип әйтергә тел дә әйләнми үзләренә, бик бәхетле көннәре, күзләр генә тимәсен.

Гөлүсә ханым «Күгеш» терлекчелек комплексында селекционер булып эшли,  ире Ринат та биредә терлекче. Эштә генә түгел, өйдәге хуҗалыкта да терлекләре күп. Берәүгә дә сер түгел, авыл җирендә хезмәт хакына гына таянып булмый, шуңа да мал-туар үстереп, ит сатып көн күрергә туры килә.

–Сүз дә юк, авылыбыз бик матур урында урнашкан, тик юлсызлыктан интегәбез. Күгешкә чаклы 1 чакрым да 700 метр юл узасы, җәен түзәрлек, ә менә кышкы буранлы көннәр үзәккә үтә. Кайсы көнне иң беренче булып, карны ерып, эшкә барганда таңгы биштә мин юл ачам. Аллаһка тапшырып йөрибез инде, төлкеләр очраган чаклар да була. Тау башында ут та юк бит. Кышын шулай, бер утрау кебек цивилизациядән аерылып калабыз, –дип ачынып сөйли Гөлүсә.

Тулырак язманы газетабызның 58нче саныннан укый аласыз

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: