Яшел Үзән

РАПС ҮСТЕРҮ ФАЙДАЛЫ 12+

Чебешне көз җиткәч саныйлар, диләр халыкта. Менә хәзер шуның нәкъ вакыты. Көз килеп җитте һәм авыл хуҗалыкларында быел нинди эш күпме табыш китерүе турында сөйләшергә мөмкин дип уйлыйм. Ильяс САЛИХҖАН Һәркем үз эшенең даими рәвештә керемле булуын тели, әлбәттә. Әмма базар икътисады шартларында уяу булырга кирәк. Авыл җирендә елына карап...


Чебешне көз җиткәч саныйлар, диләр халыкта. Менә хәзер шуның нәкъ вакыты. Көз килеп җитте һәм авыл хуҗалыкларында быел нинди эш күпме табыш китерүе турында сөйләшергә мөмкин дип уйлыйм.

Ильяс САЛИХҖАН

Һәркем үз эшенең даими рәвештә керемле булуын тели, әлбәттә. Әмма базар икътисады шартларында уяу булырга кирәк. Авыл җирендә елына карап та үзгәреп тора әле табышның азмы-күпме булуы. Узган елны, мәсәлән, барча төр культураларның уңышы мулдан булып, бәяләр төшкән иде, аеруча кишер-кәбестә кебек яшелчә көткән өметләрне акламады. Быел һава шартлары үзгәрәк торды. Бездән көньяктарак урнашкан Сарытау, Самара, Оренбур якларында ашлык начар булды. Шуңа күрә арыш яисә бодай чәчкәннәрнең яхшы керем алулары бар. Һәрхәлдә, шул якларның сатып алучылары район хуҗалыкларына килеп җиткәннәр инде.
Без булган «Күгәй» күмәк хуҗалыгы читкә ашлыкның килосын 6 сумнан сата икән. Сатулашмыйча алалар, диде хуҗалык җитәкчесе Илнур Әхмәтҗанов. Күрешеп сөйләшә башлаганда ук аның кәефе яхшы булуы шәйләнде. Көзге көннәрне рәиснең күңеле күтәренке булуы - аларның эш йомгаклары куанычлы икәнлеген күрсәтә, әлбәттә.
Әйе, хуҗалык ашлыкны урып-җыеп бетергән, терлекләренә печәнен дә, саламын да җитәрлек күләмдә әзерләгән. Хәзер менә силос салу бара: барлыгы 150 гектар җирдә үстерелгән кукуруз әйбәт уңыш күрсәтә. Сыерлар һәм бозаулар фермалары, нигездә, төзекләндерелеп кышка әзерләнгән. Халыкка да икешәр тонна печән өләшенгән, хәзер менә ашлыкны тарата башлаячаклар, анысы берәр тоннадан булачак, диде җитәкче.
Әмма хуҗалык рәисенең төп куанычы башкада икән әле. Рапс чәчеп, быел да әйбәт табыш алуыннан канәгать ул. Безнең якта, кунак сыйфатындарак, сирәк күренә торган культураны Әхмәтҗанов җитәкләгән хуҗалык инде менә егерме ике ел чәчеп ура икән. Һәм бер генә елны да аның алдаганы юк, ягъни табышсыз калганыбыз юк, дип белдерде ул безгә. Быел биредә 200 гектар җирдә чәчелгән әлеге культура. Югыйсә, чыгымнары юк түгел ул эшнең дә. Басуларын ашларга минераль ашлама, техника өчен ягулык сатып алырга кирәк. Урып-җыю эшләренә арендага алып торган комбайны һәм машинасы өчен һәм, шулай ук, хезмәт хакын түләүләргә дә акча тотарга кирәк... Менә шул чыгымнарны да каплый һәм табыш та кертә икән рапс культурасы хуҗалыкка. Читкә йөрисе дә юк, әйбәт үрнәк үзебездә дә бар. Һава шартларының үзгәрүчән булуына да карамастан, даими уңыш бирә торган культураны башка хуҗалыкларга да үз итәргә кирәк, әлбәттә.
Биредә рапска җитди игътибар бирелүен шуннан да әйтергә була: уңышны урып-җыюда иң тәҗрибәле механизаторлар эшли. Без басуга барып таныштык алар белән. Комбайнга Марсель Гаффаров белән Фәнис Заһидуллин утырган иде. Рәис әйтүенчә, егетләр бөтен эшкә дә булганнар: кирәк чагында «ДТ» тракторында, кирәк чагында - «КамАЗ» машинасында һәм менә - комбайнда да эшли алалар. Күгәй авылының алтын куллы механизаторлары белән танышып-сөйләшеп алдык. Күренеп тора, егетләрнең тукталып торасы килми иде. Соңгы басу - бүген яктыда бетерәсе иде шуны, дип ашыкты алар.
Көзге исәп-хисапка килгәндә исә, быел рапс гектарыннан 13 центнер чамасы уңыш күрсәтә, диде җитәкче. Аннан кергән акча, алда әйткән чыгымнардан тыш, киләсе елгы чәчүгә орлык сатып алуга да тотылачак икән. Кайда ничектер, «Күгәй» күмәк хуҗалыгында рапска менә шулай зур өмет баглана һәм ул базардагы «һава шартлары»ыннан бәйсез рәвештә, игенчеләрнең тырышлыгын аклый. Уңай эшкә тотынырга теләгәннәрне Илнур Әхмәтҗановның өйрәтергә әзер булуын да җиткерик.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: