Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл сулышы

МУЛ УҢЫШ ТА БӨЛДЕРӘ АЛА

Әлбәттә, биредә, куандыра, дип әйтсәк дөресрәк булыр иде. Көзен җыйган бәрәңгесе базларын тутырып торса, һәм кишер, суган, кәбестә кебек яшелчәләре дә келәтләрендә өелеп торса - кеше, һичшиксез, сөенер генә иде моңа. Әйбәт уңыш җыеп алыр өчен тырыша бит инде яшелчә үстерүче. Яз башыннан тотынган эшнең әҗере дә мулдан булсын иде,...

Әлбәттә, биредә, куандыра, дип әйтсәк дөресрәк булыр иде. Көзен җыйган бәрәңгесе базларын тутырып торса, һәм кишер, суган, кәбестә кебек яшелчәләре дә келәтләрендә өелеп торса - кеше, һичшиксез, сөенер генә иде моңа. Әйбәт уңыш җыеп алыр өчен тырыша бит инде яшелчә үстерүче. Яз башыннан тотынган эшнең әҗере дә мулдан булсын иде, дип өметләнә ул. Шуның өчен җирен эшкәртә, ашлый, аннары тырышып утырта үсентеләрен, суын сибә, чүбен утый... Исәпли калсаң, мәшәкатьләре күп инде аның, тик җиргә тамган тире, ягъни хезмәте хисапка керми шул җирдә эшләүченең!

Шулай да мул уңышка ирешкән чагында сөенергәме, әллә соң уйланыргамы? Кайчак гади авыл тормышы да гаҗәп сорау китереп чыгара. Хикмәт шунда, өлгергән яшелчәне сатып җибәрергә дә кирәк бит әле. Ә аны башкалар да күп итеп җыеп алган булса? Базарда бәяләр төшәчәк. Базар икътисады китергән үзенчәлекле тәртип шул инде менә. Елы матур килеп, авыл кешесенең хезмәт җимеше мул уңганда да, баеп булмавы ихтимал икән лә!
Олы Яке җирлегендә яшелчә үстереп көн күрүче гаиләләр узган ел нәкъ менә шундый кыенлыкка эләккәннәр. Кәбестә, кишер, суган, бәрәңге бик әйбәт уңган булган, әмма көзен базарларда бәяләр шул хәтле түбән тәгәрәгән, хәтта, сату итүнең мәгънәсе дә калмаган анда. Ничек уйланмыйсың ди монда!
Олы Якенең күршесе - Каратмән авылында яшәп яшелчә үстерүче Ибраһимовлар гаиләсен дә менә шулай аптырашка төшергән әйбәт уңыш. Гаилә башлыгы Әхтәм Әдһәм улы белән без җирлек җыенында танышып сөйләштек. Җыелыш беткәч, ул безне өенә чакырды. Ихаталарына кергәч, келәт ишеген ачып:
- Менә мондагы кәбестә 5-6 тонна булса, ачылмаган базда әле 15 тонналап бар тагын! - дип таныштырды ул узган елгы кәбестә уңышы белән. - Нишләтергә дә белгән юк бу кадәрле яшелчәне. Арадашчы 2 сумнан сорый аны. Алай юньгә сатсам, бернәрсә дә бирми ул миңа. Ачуым бер килмәгәе, базарга алып барганда сарыф ителгән бензинны да каплый алмый ул акча!
Ни өчен кәбестәне шул кадәрле үстерүен ул болай аңлатты:
- Теге эссе елны бик яхшы уңды ул бездә, базарларда бәяләр дә югары торды - килосы 20 сумнан төшмәде!
Яшелчә үстерү бу як өчен яңалык түгел. Элекке күмәк хуҗалык күп еллар шул үзенчәлекле эш белән шөгыльләнгән. Биредә табигать үзе дә ярдәм итә кебек кешегә. Тау астындагы инеш буенда утыртылган яшелчәләргә су сибү мәсьәләсе үзеннән-үзе хәл ителгән дигән сүз. Үзәнлектә үскән үсентеләргә эссе җәйнең коры җилләре дә зыян китерә алмый...
Биредәге халык мөстәкыйль дөнья корырга мөмкинлек чыккач, шул өйрәнелгән эшкә ябыша. Күп кенә авыллардан аермалы буларак, болар пай җирләрен дә, инвесторларга бирмичә, үзләре алалар. Безнең танышыбыз Ибраһимовлар гаиләсенә 11 гектар җир бүленгән.
Гаилә башлыгы белеме буенча ветеринар, элекке күмәк хуҗалыкта зоотехник булып эшләгән. Әйе, биредә зур-зур терлек фермалары да булган әле. Хуҗалыкта эш шактый уңышлы барган. Менә шундый әйбәт хуҗалыкның таратылуы белән килешми Әхтәм Әдһәм улы. Әмма нишләмәк кирәк, бөтен илдә кузгалган дулкынга каршы торып булмый шул.
Элекке хезмәт урыны җимерелсә дә, безнең танышыбызны югалып калган дип һич кенә дә әйтеп булмый. Әхтәм Әдһәм улы үзенең хуҗалыгы белән таныштырган чагында ук туды бу фикер бездә.
Чыннан да, колхозда эшләп тормыш корган авыл кешесенең мөстәкыйль эш оештыруда тәҗрибәсе юк әле. Әйтик, шул ук яшелчәне үстерә белү белән бергә, аны табыш керерлек итеп, сату итә белергә дә кирәк бит. Үткән елдагы базар аермачык күрсәткән моны. Әгәр алдагы елда зур табыш бирүен истә тотып кәбестәгә генә өмет баглаган булса, яшелчәче, аның бөтен гаиләсе белән ач калуы да мөмкин иде.
Хуҗа, улы Зөлфәт белән бергә, бер-бер артлы абзарларын күрсәттеләр безгә. Менә беренчесендә алар сыерларын тота икән. Ике сыер һәм ике тана печән ашап торалар иде анда. Күптән түгел генә дүрт үгезне симертеп сатып җибәргән булганнар... Икенче абзарында без сарыклар күрдек. Корбан бәйрәменә хәтле 50 башка җиткергән булганнар аларын... Хуҗалар тагын үзләренең куяннар тоткан абзарына да алып керделәр безне. Озын колакларны да шактый үрчетәләр икән. Мондый иткә дә сорау өзелми диделәр аталы- уллы Ибраһимовлар.
Маллары шулай ишле булгач, билгеле инде, беренче соравыбыз аларга азыкны каян алулары турында булды.
- Үзебез үстерәбез. Пай җиребездә 1 гектар яшелчә утыртабыз, 3 гектар ашлык чәчәбез. Калган өлешендә - күпьеллык үлән үстерәбез. Әле менә, сайлап-сайлап алып, кәбестә дә бирәбез үзләренә - яшелчәне хайваннар да ярата бит. Малларга җитәрлек ризык бар безнең! - диде Әхтәм Әдһәм улы.
Хуҗа кеше үзенең киләчәк көндәге планнары белән дә уртаклашты.
- Авылда яшәгәч, терлек асрамасаң оят булыр иде ул. Минем үземнең укыган һөнәрем дә шул бит инде! Шуңа күрә сыер-сарык та, куяннар да тотам. Быел менә аларны күбәйтергә дә исәп. Сарыклар башын ике йөзгә җиткерермен дип торам. Башкаларын да киметмәскә уйлыйм. Бер төрле хайван белән дә, бер төрле яшелчә белән дә чикләнергә ярамый икән. Үткән елгы базар шуны күрсәтте бит.
Каратмән авылында үз хуҗалыгын булдырган гаиләнең башлыгы менә шулай фикерли. Миңа калса, төпле нәтиҗәгә килгән ул. Уңмаган очракта да, төшенкелеккә бирелмичә, сабак ала белергә кирәк бит. Акыллы кеше юлын таба ул. Яшермик, Әхтәм Әдһәм улы базардагы бәяләр уйнаклавына бирешергә теләмәве ошады безгә. Билгеле сорау да туды.
- Малларыгызны арттыргач, эш тә өстәләчәк бит. Аларны карарга булышчыларыгыз бармы соң? - дип сорадык аннан.
- Минем төп таянычым менә шушы улым Зөлфәт инде! - диде ул көлеп. - Гаиләбез белән карыйбыз малларны. Хәзер менә күбесенчә өчебез эшлибез монда. Кызлар Казанда укуда. Алар күбрәк җәйге каникулда булышалар. Безнең авылда көтү чират буенча бара. Анда бөтен гаиләбез белән йөрибез, билгеле.
- Гаиләгез белән дә танышсак иде - нишләптер хуҗабикә күренми? - дип тә сорадык без хуҗадан.
- Без иптәшем Люция белән шушы Каратмән авылыныкы. Хәзерге көндә улыбыз Зөлфәт безнең белән яши. Ул - укытучы, Казан педагогика университетын тәмамлап, икенче елын урта мәктәптә математика укыта. Ике игезәк кызларыбыз да тиздән мөгаллим булачак - бишенче курста укыйлар быел. Дилә белән Зилә исемле алар. Бу арада бик суык булгач, кайтып йөрмәгез дигән идек тә, әниләре түзмәде менә - үзе китте бүген Казанга.
- Укып бетергәч, Динә белән Зилә дә, абыйлары кебек, туган авылларына кайтырлармы соң?


Ильяс САЛИХҖАН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев