Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл сулышы

Мондый авылдашың булу үзе бәхет!

Соңгы арада Түбән Урысбага авылы җирлегендә яхшы якка үзгәрешләр, башкарылган эшләр күзгә ташланып тора, ул төзекләнә, матурлана. Халкы кимеп, авыллар бетү ягына барганда, аларныкының яңа сулыш өргәндәй кабат җанлануын күрү –биредә яшәүчеләрнең күңелләренә өмет чаткысы өсти.

Ник дигәндә, бүгенге көндә 1981 елда төзелгән Түбән Урысбага урта мәктәбендә гөрләп ремонт бара. Мәктәп – авыл бетүгә беренче киртә инде ул. Чөнки яшь гаилә төпләнергә уйлаган җирендә иң беренче булып баласының белем алу мөмкинлеге барлыгы белән кызыксына. Ә күп кенә шәһәр мәктәпләре дә күрмәгән югары дәрәҗәдә төзекләндерелгәнен, балалар саны аз, дип ябып куярга куллары күтәрелмәс, шәт. Биредә 2016 елда ага торган түбәне, рамнары череп барган тәрәзә блокларын, ишекләрне инде алыштырганнар, спортзалын ремонтлап, тренажерлар, волейбол һәм баскетбол сеткалары, башка кирәкле инвентарьлар белән тәэмин иткәннәр. Хәзерге вакытта тулысы белән ашханә, сыйныф кабинетлары яңартыла, гардероб ясала. Биредә белем алачак 17 балага яхшы билгеләргә генә уку өчен барлык шартлар да булдырыла. Болар барысы да тылсымчы абыйларыннан бүләк.

Мәктәпнең каршысында искергән авыл советы һәм почта урнашкан бина тиздән сүтеләчәк, чөнки аларга дип, төзекләндерелгән мәктәп бинасында уңайлыклары белән менә дигән урын тиздән әзер булачак һәм җирле хакимият якты, матур кабинетларда халыкка хезмәт күрсәтәчәк. 

– Иске бина сүтелгәч, аның урынына спорт мәйданчыгы төзүне Республика программасына кертергә планлаштырабыз, мәктәп каршысында гына булганлыктан, укучыларга да анда шөгыльләнергә уңай булачак, авыл халкы өчен дә ул бик кирәк, – дип, планнары белән уртаклашты, әле күптән түгел генә эшли башлавына карамастан үз кул астындагы авыллар өчен җан атучы Түбән Урысбага авыл җирлеге башлыгы Хәйдәр Сибгатуллин.

Шунда гына Бөек Ватан сугышында катнашкан һәм мәңгелеккә ятып калган авылдашлар истәлегенә куелган яңартылган һәйкәл тора, аның тирәсе тимердән матур итеп эшләнгән рәшәткә белән тотып алынган. Киләчәктә әле биредә экспонатлар да – төрле сугыш чоры техникасы урнаштырылачак. Боларның барысы да, шулай ук, авылын һәм авылдашларын хөрмәтләүче тылсымчыдан бүләк.

Түбән Урысбага мәдәният йорты мөдире Люция Садриева һәм гомумән, барлык кешеләр дә аңа әле 1970 елда төзелгән клуб бинасының җылыту сис­темасын тулаем яңартуы, сулы итүе, матур ишекләр һәм өлешчә тәрәзәләр алыштыруы өчен дә бик рәхмәтле. Хәзер, еш кына үз исәбеннән артистлар чакыртып авылдашларын ял иттергәндә, беркем дә туңып утырмаячак.

Тулырак язманы газетабызның 56нчы санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев