Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл сулышы

Максатка ирешү юлында

Район кырларында урып-җыю эшләре бара. Җил дә вакытында исеп, яңгыр да вакытында яуганлыктан, быел басуларда игеннәр күкрәп үсте. Бөртекле культуралар, 8318 гектарда чәчелгән көзге арыш һәм бодайны да кертеп исәпләгәндә, 14658 гектар мәйданны били. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре белдергәнчә, район кырларында авыл хуҗалыгы культураларын үстергәндә, бездәге агроклиматик шартларны...


Район кырларында урып-җыю эшләре бара. Җил дә вакытында исеп, яңгыр да вакытында яуганлыктан, быел басуларда игеннәр күкрәп үсте. Бөртекле культуралар, 8318 гектарда чәчелгән көзге арыш һәм бодайны да кертеп исәпләгәндә, 14658 гектар мәйданны били.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре белдергәнчә, район кырларында авыл хуҗалыгы культураларын үстергәндә, бездәге агроклиматик шартларны исәпкә алып, технологик таләпләрне үтәүгә зур игътибар бирелгән, шулай ук урып-җыю техникасын әзерләүгә җитди караганнар. Кыскасы, уракка тулы әзерлек белән керешкәннәр. Район кырларында быелгы урак чорында 45 комбайн катнаша.
Уракка беренчеләрдән булып, әле 16 июльдә үк, «Красный Восток» агрохолдингының «Заволжье» җәмгыяте механизаторлары кереште. Бүген кырларда урак тулы көченә гөрли. 26 июльѓә 1600 гектардан 2827 тонна бөртек суктырып алынган. Бөртекле культураларның һәр гектарыннан уртача исәпләгәндә 17,7 центнер уңыш чыга.
Районның авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү белән шөгыльләнүче барлык предприятиеләрендә дә техник мөмкинлекләр бар, көннәр аяз һәм коры торса, бөртекле культураларны суктырып алуны 20 августка төгәлләргә исәп тоталар. Һәрхәлдә, хуҗалыклар алдына куелгән максат әнә шундый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев