Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл сулышы

Кышка да язга да әзерләнеп өлгер! 16+

Киләсе елгы чәчүгә сыйфатлы орлык әзерләү буенча ике айлык игълан ителде. Хуҗалыклар сентябрь, октябрь айларында киләсе язда чәчеләсе орлыкларны әзерләп бетерергә тиешләр. Стандарт таләпләренә җиткерелеп чистартылган, киптерелгән һәм бөҗәкләргә каршы эшкәртү үткән булырга тиеш алар. Орлык сакланасы амбарларның да төзек һәм тиешенчә җиһазландырылган булуы сорала. Хуҗалыкларга фермаларны кышка әзерләү эшләрен...


Киләсе елгы чәчүгә сыйфатлы орлык әзерләү буенча ике айлык игълан ителде.


Хуҗалыклар сентябрь, октябрь айларында киләсе язда чәчеләсе орлыкларны әзерләп бетерергә тиешләр. Стандарт таләпләренә җиткерелеп чистартылган, киптерелгән һәм бөҗәкләргә каршы эшкәртү үткән булырга тиеш алар. Орлык сакланасы амбарларның да төзек һәм тиешенчә җиһазландырылган булуы сорала.
Хуҗалыкларга фермаларны кышка әзерләү эшләрен дә тизләтергә кирәк. Маллар 15 сентябрьгә төзек абзарларга кереп бетәргә тиеш. Алдагы эшләрнең вакытында һәм тиешле дәрәҗәдә үтәлүен махсус комиссия тикшерәчәк. Әйтергә кирәк, бу эштә кайбер хуҗалыклар өлгерлек күрсәтә. Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, «Тау Иле» күмәк хуҗалыгы, «Авангард» акционерлык җәмгыяте һәм «Табигать байлыгы» муниципаль унитар предприятиесе кышны тыныч каршы алырга әзер инде. Кышка әзерләнү дигәннән, хуҗалыклар малларга азык туплауны дәвам итә: бүгенге көндә, җәмгысы 7500 тонна силос салынган. Көзге чәчү дә төгәлләнеп килә. Районда барлык чәчеләсе 12000 гектар җирнең 11600 гектарына көзге ашлык чәчелгән.
И.Салихҗан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев