Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл сулышы

Күргәзмәдә ялтырасак та, бәйрәмдә онытылдык

Бәйрәм күңелле үтсә генә, бәйрәм була ала. 14 октябрь көнне авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне иде. Гадәт буенча, республикабызда бу көнне зурлап бәйрәм итәләр. Ильяс Салихҗан Икмәк үстерүчеләр, терлек караучылар һәм төрле ризык җитештерүчеләр лаек моңа. Алдынгы хезмәткәрләр башкалага җыела. Алар, тырыш хезмәтләре өчен, җитәкчеләр кулыннан истәлекле бүләкләр...


Бәйрәм күңелле үтсә генә, бәйрәм була ала. 14 октябрь көнне авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне иде. Гадәт буенча, республикабызда бу көнне зурлап бәйрәм итәләр.

Ильяс Салихҗан

Икмәк үстерүчеләр, терлек караучылар һәм төрле ризык җитештерүчеләр лаек моңа. Алдынгы хезмәткәрләр башкалага җыела. Алар, тырыш хезмәтләре өчен, җитәкчеләр кулыннан истәлекле бүләкләр алалар. Быел да тантана булды, быел да төрле районнардан килгән алдынгы сыер савучылар, механизаторлар, эшкәртү сәнәгате тармагы осталары тантаналы җыелышта олылап бүләкләнде. Ни гаҗәп, безнең район вәкилләре әлеге сәхнәгә чакырылмады.
Менә сиңа мә! Без кешедән ким микәнни? Юк. Яхшы эшләүче терлекчеләр дә, игенчеләр дә җитәрлек бездә. Тик, нишләптер, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында аларның исемнәрен онытканнар.
Әлеге министрлык түрәләрен хәтерсезлектә гаепләп тә булмый шикелле. Моны без 17 октябрь көнне «Ватаным Татарстан» газетасындагы (205нче сан) «Казнада акча җитәрлек, диделәр» дигән мәкаләне укыгач аңладык. Укыдык һәм шаккаттык. Менә нәрсә язылган анда:
«Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре бәйрәме уңаеннан, Россиядән генә түгел, ә дөнья күләмендә иң алга киткән илләрдән дә авыл хуҗалыгы белгечләре... Бөтенроссия күргәзмәләр үзәгенә җыйнала... Ә менә Татарстанны Россия регионнарына, чит илләргә таныта алырлык азык-төлек байтак иде. Шул исәптән республикада җитештерелгән яшелчә, җиләк-җимешләр дә күп. «Майский» хуҗалыгында үстерелгән кыяр, помидор һәм башка төр яшелчәләрнең тәме һәм сыйфаты ягыннан чит илләрнекеннән күпкә өстенрәк булуын хәзер Мәскәүдә дә бик яхшы беләләр. Яшел Үзәндә балалар өчен ясалган сөт ризыкларының сыйфаты да теләсә кайсы чит ил җитештерүчесенең борынына чиертерлек...»
Күргәнебезчә, безнең район хуҗалыклары җитештергән продукциянең югары сыйфатлы булуы чит ил белгечләрен дә сокландыра икән бит. Әлеге уңыш Яшел Үзән ягы осталарының тырыш хезмәте нәтиҗәсе икәнлеген бөтенебез дә аңлыйбыз инде. Тик, нишләптер, шундый олы күргәзмәдә макталган якташларыбызга республика осталары рәтендә урын бирелмәде. Фидакарь тырышлык куеп хезмәт итүче осталарыбыз алдында оят безгә.
Мәскәүне шаккатырган осталардан гайре районыбыз хуҗалыклары, Аллаһка шөкер, мактауга лаек эшчеләргә бай безнең. Шул ук «Күгәй», «Тау Иле», «Красный Восток»-Агро», «Овощевод», «Авангард» һәм башка хуҗалыкларда эшләүчеләрнең тырышлыгын һөнәри бәйрәм көнне, һичшиксез, билгеләп үтәрлек иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев