Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл сулышы

Кече Шырданга зур бүләк

Районның Кече Шырдан авылына өч километр ярым асфальт юл салынды. Бөек мәгърифәтче Каюм Насыйри туган бу кечкенә авыл төзелеше белән матур, халкының тырышлыгы белән данлыклы булып, биредә халыкка күрсәтерлек истәлекле урыннар булса да, гомер буе юлсызлыктан иза чикте. Һәм менә юл ачу тантанасына бөтен авыл халкы җыелды. Юл төзелешенә берничә...

Районның Кече Шырдан авылына өч километр ярым асфальт юл салынды.


Бөек мәгърифәтче Каюм Насыйри туган бу кечкенә авыл төзелеше белән матур, халкының тырышлыгы белән данлыклы булып, биредә халыкка күрсәтерлек истәлекле урыннар булса да, гомер буе юлсызлыктан иза чикте. Һәм менә юл ачу тантанасына бөтен авыл халкы җыелды. Юл төзелешенә берничә оешма алынып, аны ахырына кадәр җиткерә алмау сәбәпле, юл озак - 4 ел төзелде. Төзелешкә соңыннан алынган генераль подрядчысы «Каздорстрой» җәмгыяте бу эшне ахырына кадәр сыйфатлы итеп башкарып чыкты. Моның өчен Кече Шырдан халкы якташыбыз «Каздорстрой»ның генераль директоры Равил Гариповка рәхмәтле.
Агымдагы елда Яшел Үзән районында Тау Иле, Татар Танае, Мамадыш-Әкил авылларына кадәр юл салынды. Кече Шырданда юл ачылу шатлыгыннан үткәрелгән тантанада район башлыгы Сергей Батин авылларга кадәр асфальт юл салуда ярдәм иткән республика хөкүмәтенә тирән рәхмәтен җиткерде.
Гүзәл Минһаҗева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250