Яшел Үзән

КАРАШӘМНЕҢ КАҺАРМАН АКСАКАЛЫ

Карашәмнең каһарман аксакалы, I дәрәҗә Ватан сугышы ордены, Дан ордены кавалеры, халык мәгарифе отличнигы, якыннарының гына түгел, илебез горурлыгы булып гомер итүче Сираҗиев Габбас Гыйрфан улы август башында гомер бәйрәмен билгели. Аның кем һәм нинди кеше булуы турында язып тору артык, чөнки 99 яшен тутырган ветеранны районыбызда белмәүчеләр сирәктер, мөгаен.

Габбас абый бүген дә ачык зиһенле, шат күңелле, үткен сүзле «җегет» бабай. Үзенең оптимис­тик рухы белән яшьләрне дә илһамландырырлык.  9 ел инде кызы Фәүзия тәрбиясендә кадерле әти булып яши. Тормышның михнәтләрен даими татып торуына карамастан, Ходаебыз аңа озын гомер, бәхетле картлык насыйп иткән. Сөекле бәндәседер, күрәсең.

Унсигез яшендә хәрби хезмәткә киткән җиреннән, сугыш дәһшәтләрен дә кичеп кайтырга туры килә аңа. Украинаның иң кайнар ноктасына эләгә. 1943 елда бик каты яраланып, сул кулын югалта. Бер куллы килеш тә бик күп сәламәт чордашлары көнләшерлек итеп яши ул. Балта-пычкысы да кулында ут уйната, велосипедта да җилдерә. Габбас абыйны, синең аркада артка калачакбыз дип, печән чабучылар бригадасына алмыйлар, әй гарьләнә шуңа! Ахыр чиктә күндереп, үз дигәненә ирешә һәм башкаларның оятына каршы, беренчелеккә чыга. 1946 елда авылның уңган-булган гүзәл кызы Әминәгә өйләнә, бер-берсенә бер кәлимә авыр сүз дә әйтмичә 54 ел тату гомер итәләр, биш бала үстереп аякка бастыралар. «Без кайтып кергәндә сөте-каймагы булып торсын дип, әни 79 яшендә дә сыер асрады», – дип сөйли Фәүзия апа. Габбас абыйның бер генә үкенече калгандыр, ул да булса гармунда уйный алмау. Аның каравы, гармун алып биргәч, энесе уйный! Атаклы энекәше, җиңел атлетика буенча 12, чаңгы ярышлары буенча 15 тапкыр дөнья чемпионы, районыбызның мактаулы гражданы Әхмәт Сираҗиевны  кем генә белми икән?! 90 яше аңа абыйсы янына үзенең җиңел машинасында җилдереп кайтып китәргә комачау түгел. Менә нинди көчле нәсел!

– Әхмәт абый кайткач сөйләшеп туя алмыйлар! Көлешә-көлешә яшь чак­ларын искә төшерәләр. Әти авылның бөтен кешесен, кемнең кем булып эшләвен бик ачык хәтерли. Сугыштан соң җаваплы урында эшлим дип, башын югары тотмаган, авыр яшәүчеләргә хәленнән килгәнчә ярдәм итәргә тырышкан. Шул яхшылыклары, ач итмәгәне өчен, гомеремдә дә онытмам Габбас абыйны дип сүз биреп, бүген дә кайтып рәхмәт әйтүчеләр күп, – ди Фәүзия апа. – Әти бер гасырга якын яшәвенә карамастан, картлыкка баш бирергә уйламый.  Беркайчан сыкрап, зарланып сүз әйткәне юк. Озаклап ятып та тормый,  хәтта, «тор бабай, дип әйттемме,  тор бабай,  ялкау бабай, тор», дип үзенә үзе ялкауланырга ирек куймый.  Йокыдан торгач та,  хәлләрең ничек,  дигән сорау­га, күтәренке итеп, «ялт-йолт» дип җавап бирә.  Менә шулай, үз үрнәгендә безне дә нык булырга өйрәтә.

Бүген Габбас абыйның гомер бәйрәме. Өй тутырып якыннары кайткандыр, 11 оныгы, 9 оныкчыгы (унынчысы туарга тора) бабаларына матур теләкләрен җиткереп, йөрәк җылысы белән уртаклашадыр.

Язманың дәвамы газетабызның 56нчы санында.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: