Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл сулышы

ХӨРМӘТ ТЫРЫШЛЫК БЕЛӘН ҖЫЕЛА

«Овощевод» хуҗалыгы терлекчеләре һәрвакыт беренчеләр рәтендә. Анда савым сыерлары санын да киметмәгәннәр, бозаулаучы сыерлары да, Аллаһка шөкер, ишле. Менә җәйге айларда бер сыердан алган сөт күләме буенча да, районда беренче бара «Овощевод» уңганнары. Табигый, машина белән сыер саву осталарының республика буенча үткәрелгән 41нче бәйгесендә безнең районыбыз данын шул хуҗалык хезмәткәре...

«Овощевод» хуҗалыгы терлекчеләре һәрвакыт беренчеләр рәтендә. Анда савым сыерлары санын да киметмәгәннәр, бозаулаучы сыерлары да, Аллаһка шөкер, ишле. Менә җәйге айларда бер сыердан алган сөт күләме буенча да, районда беренче бара «Овощевод» уңганнары. Табигый, машина белән сыер саву осталарының республика буенча үткәрелгән 41нче бәйгесендә безнең районыбыз данын шул хуҗалык хезмәткәре Гөлфирә Гарифҗан кызы Гыйбадуллина яклады.

Район авыл хуҗалыгы идарәсе белгече Наил Хәйретдинов әйтүенчә, быелгы бәйге бигрәк тә киеренке була. Питрәч районындагы Шәле авылы хуҗалыгында үткәрелгән әлеге чара ике көн дәвам итә. Районнардан килгән 44 сыер савучы өч төрле ярышта катнаша анда. Теория буенча 20 сорауга дөрес җавап биргән кеше генә беренче этаптан икенчесенә үтә. Икенчесендә ул АДУ-1 сөт саву аппаратын җыеп-сүтеп күрсәтә. Биредә узышчы 5 минут 30 секунд вакытка сыешырга тиеш. Ниһаять, өченче этапка узган кеше сыер савып күрсәтә. Бәйгедә катнашучының бар эше дә җентекләп бәяләнә. Хәтта, эштән соң аппаратны чиста итеп юып куюы да тикшерелә.
Шундый катлаулы һәм киеренке ярышта югалып калучылар да булган. Безнең уңган сыер савучыбыз тәҗрибә белән алдыра. Гөлфирә Гыйбадуллина, байтак кешене узып, республиканың иң оста ун сыер савучылары рәтенә күтәрелә. Хезмәтенә күрә хөрмәте. Бәйгедә күрсәткән булдыклылыгы әйбәт бәяләнә аның. Зур телевизор, тегү машинасы һәм акчалата бүләк ала якташыбыз. Котлыйбыз аны!
Гөлфирә Гарифҗан кызы Гыйбадуллина инде 40 ел эшли. Шуның соңгы 19 елы - сыер савуда. Аның әтисе һәм әнисе дә терлекче булып эшләгәннәр. Ире һәм ике улы да «Овощевод» хуҗалыгында хезмәт итәләр. Бусы да мөһим, сыер савучының шул ике көнгә маллардан аерылып торуы да хуҗалыкка авырлык китереп чыгаруы мөмкин бит. «Гөлфирә Гарифҗан кызының бәйгегә баруы кыенлыклар тудырмады, аның эшен ире алып барды», - дип белдерде Наил Хәйретдинов. Менә шундый уңган Гыйбадуллиннар гаиләсе эшли «Овощевод» хуҗалыгында.
Ильяс САЛИХҖАН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев