Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл сулышы

Гаилә командалары арасында беренче волейбол турниры

Норлат авылында гаилә командалары арасында волейбол буенча беренче турнир узды. Ул чын мәгънәсендә спорт, дуслык бәйрәменә әйләнде. Авыл халкы арасында әлеге яңа формада узган (гаилә) спорт ярышларының инициаторлары - волейбол командасы ветераннары Рамил Мергалиев һәм Миләүшә Газимҗанова иде. Норлат авыл җирлеге башлыгы Илдус Саттаров бу инициативаны шатланып хуплады һәм финанс ярдәме күрсәтте.

Турнирда спортны үз иткән алты гаилә катнашты. Барлык уенчылар да, җанатарлар да ярышларга яхшы әзерләнгән иде. Уеннар авылның ике спорт залында үтте. Һәм ул кич белән генә тәмамланды.

Турнир чын спорт азартын, җиңүгә зур ихтыяр көчен, гаилә командаларының бердәмлеген, көндәшләренә карата хөрмәтен күрсәтте. Чара барышында бернинди бәхәсләр дә, проблемалар да юк иде.

Кискен көрәштә җиңүчеләр билгеләнде:
1 урын - Абзаловлар гаиләсе - "Хыял" командасы,
2 урын – Шәмсетдиновлар - Хөснетдиновлар гаиләсе - "Ракета" командасы,
3 урын - Мергалиевлар гаиләсе - "Әнвәрлеләр" командасы,
4 урын - Вәлиевлар гаиләсе,
5 урын - Газимзяновлар-Насыйбуллиннар гаиләсе - "Шанс" командасы,
6 урын - Гыйбадуллиннар гаиләсе - "Дуслык" командасы.

Ярышларның призерлары лаеклы төстә медальләр һәм бүләкләр алды, ә җиңүче командага кубок тапшырылды.
Барлык катнашучылар да спорт бәйрәменнән канәгать калды һәм ел саен шул ук вакытта гаилә волейбол турнирын үткәрергә кирәк дигән теләк белән таралышты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев