Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл сулышы

Эшләребез бара баруын...

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре һәм авыл җирлеге башлыклары Биектау районында үткәрелгән «Фермер хуҗалыкларын үстерү» дип аталган республика киңәшмәсендә катнашты. Киңәшмәне Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып барды. Киңәшмәдә Фермер хуҗалыкларын үстерү өчен иң яхшы шартлар тудырылган авыл җирлеге һәм иң яхшы нәтиҗәләргә ирешкән фермер хуҗалыклары билгеләнде һәм...


Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре һәм авыл җирлеге башлыклары Биектау районында үткәрелгән «Фермер хуҗалыкларын үстерү» дип аталган республика киңәшмәсендә катнашты. Киңәшмәне Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып барды.

Киңәшмәдә Фермер хуҗалыкларын үстерү өчен иң яхшы шартлар тудырылган авыл җирлеге һәм иң яхшы нәтиҗәләргә ирешкән фермер хуҗалыклары билгеләнде һәм бүләкләнде. Яшел Үзән районыннан Светлана Идиатуллинаның гаилә фермасы иң яхшы фермер хуҗалыгы дип танылды. Әйшә авылында эшен оештырган якташыбыз Дәүләт Советы рәисе кулыннан Диплом һәм акчалата премия алды. Мамадыш-Әкил авылы җирлеге башлыгы Фәнис Мирхәтуллин да шундый ук дәрәҗәле бүләккә ия булды.
Мактауга лаек эшләребез белән бергә районыбыз адресына тәнкыйть сүзләре дә әйтелде. Мисалга, авылларда терлек саны елдан-ел кими, фермер хуҗалыкларына бирелә торган субсидияле кредитны алучылар кими, халыкка сөт тапшыруы кыенлаша...
Икенче көнне үк район башлыгы Сергей Батин авыл җирлеге башлыклары белән шушы мәсьәлә буенча киңәшмә уздырды.
И.САЛИХҖАН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев