Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл сулышы

Чиясе дә чиясе

Олы Шырдан - кәсепчеләр авылы. Берәүләр күпләп умарта тотса, икенчеләре терлек асрый. Тагын бер төркем кәсепчеләр бар әле авылда. Алары, чия үстереп, чия сатып, көн күрә.- Районның бүтән авылларыннан аермалы буларак, бездә чия үстерү белән шөгыльләнәләр. Игътибар иткән булсагыз, башка бер генә авылда да шулай дистәләгән төп үстермиләр чияне. Үстереп...

Олы Шырдан - кәсепчеләр авылы. Берәүләр күпләп умарта тотса, икенчеләре терлек асрый. Тагын бер төркем кәсепчеләр бар әле авылда. Алары, чия үстереп, чия сатып, көн күрә.- Районның бүтән авылларыннан аермалы буларак, бездә чия үстерү белән шөгыльләнәләр. Игътибар иткән булсагыз, башка бер генә авылда да шулай дистәләгән төп үстермиләр чияне. Үстереп кенә калмыйлар, табыш та алалар чиядән. Казан, Яшел Үзән базарларында чия сатып торган шырданлыларны җәйге көннәрдә еш күрергә мөмкин иде.
Чия сезоны узса да, бу татлы җимеш шырданлыларның кайбер бакчаларында август уртасында да матур гына булып агачта сакланып калган. Җыя-җыя хәл бетте, җыйганының бәрәкәтен бирсен, ди шырданлылар.
- Безнең бакчада 50 төпләп үсә чия, - дип сөйли Мәсгут Гатауллин. - Бәлки, күбрәктер дә, кем санаган инде аны. Җәй көне бергәләп җыябыз, аннары базарга илтеп сатабыз. Чия пешкәч, килосы - 100 сумнан китә, аннары 80гә, 60ка төшә. Чиләк төбендә калганын 70 сумга саткан чаклар булды. Күбрәк Казан базарларына йөрибез сатарга, анда кыйммәтрәк тә, тиз дә сатыла. Чия күп булган елларны алып-сатарларга да бирәбез, чөнки базарда сатып тору бик мәшәкатьле. Өйдәге чияне җыеп өлгертәсе бар бит әле. Чия - әйбәт үсә торган агач. Файдасы күп. Утыртып мәшәкатьләнәсе дә юк, үзе үсеп чыга. Күршеләр, Роза һәм Хәмзә Хәсәновлар да аны күп итеп үстерә. Бергә-бергә үстереп, җыеп сатабыз. Саткан акчасының рәхәтен күрергә насыйп булсын иде. Хәләл юл белән, эшләп тапкан акча.
Шырдан халкы нигездә «полувладимирские» дигән сортны үстерә. Җимеше эре, әчкелтем баллы. Авыл җирлеге башлыгы әйтүенчә, халык бәрәңгене азрак утырта башлаган, аның каравы чия мәйданнары бермә-бер арткан.

Әлифел ТАРАЗОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250