Яшел Үзән

Булганын җыеп өлгерергә иде

Авыл җирендәге бар эш тә һавадан бәйле һәм ул быел бер дә куандырмый әле. Инде 20 көннән артык торган эсселек безне 2010 елгы авыр хәлгә җиткерә язды. Мондый киеренке көннәрдә һәр эшне дә тиз тотарга кирәк, әлбәттә. ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов 19 июльдә көнне үткәргән видеоконференциядә...


Авыл җирендәге бар эш тә һавадан бәйле һәм ул быел бер дә куандырмый әле. Инде 20 көннән артык торган эсселек безне 2010 елгы авыр хәлгә җиткерә язды. Мондый киеренке көннәрдә һәр эшне дә тиз тотарга кирәк, әлбәттә. ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов 19 июльдә көнне үткәргән видеоконференциядә сүз, нигездә, урып-җыюны мөмкин кадәр кыска вакытта төгәлләү турында барды.

Ильяс САЛИХҖАН

Республика җирендә чәчелгән барлык ашлык 20 августка җыелып бетәргә тиеш! Менә шундый кискен таләп белән башлады сүзен министр. Эшләрне кыска тотуны быелгы һава шартлары таләп итә. Урып-җыюны эленке-салынкы алып барып сузган очракта уңышның сыйфаты һәм ахыр чиктә, күләме 45 процентка кимиячәк. Ә уңыш быел болай да мактанырлык түгел: исәпләүләр буенча, 1 гектар җир, уртача, 18-20 центнер ашлык бирер дип көтелә. Министр әйтүенчә, республикада бүгенге көндә 1 миллион тонна ашлык бирердәй өлгергән басулар уракка төшүне көтә. Әмма урып-җыю техникасы һәм шуларда эшләүче механизаторларның әзерлеге төрле районнарда төрлечә. Безнең районны, мисалга, «Идел аръягы» хуҗалыгы «танытты»: запчастьлар булмау сәбәпле, аның дүрт комбайны төзекләндерү мастерскоеннан басуга чыга алмаган әле.
Марат Әхмәтов дәүләтнең урып-җыю вакытына үзеннән торганның барын да эшләвен белдерде. Авыл хуҗалыгы техникасын ягулык белән тәэмин итү җайга салынган. Ул хуҗалыкларга 20 процентка кимрәк бәядә сатылачак. Ашлыкны сатып алу бәяләре дә килешенгән: 1нче класс арышның 1 тоннасы - 5000 сумнан, 3нче класс бодай - 6000 сумнан, борчак - 6000 сумнан, арпа - 5000 сумнан сатып алыначак.
Малларга кышлыкка печән һәм сенаж әзерләүгә дә игътибарны киметмәскә кирәклеген искәртте министр. Бу көннәрдә явып киткән яңгырлар кукуруз һәм чөгендер үстерүдә өмет уятсалар да, кискен күтәрелеш булмас кебек. Шуңа күрә терлекчелектә кулланылырга мөмкин булган шикәр, сыра, спирт җитештерү производствосы калдыкларын да әрәм-шәрәм итмичә тупларга кирәк. Ни кызганыч, күпьеллык үлән чәчелгән басуларның шактыена җәй буена су сибелмәгән. Барысын кушып исәпләгәндә, 900 гектарга җитә андый онытылган кырлар. Махсус су сиптергечләре була торып та яшелчә һәм күпьеллык үләннәр чәчелгән басуларның коры калуын һич аңлап булмый, дип белдерде министр.
Икмәк быел аеруча кадерле булыр кебек. Табигать аны кысып кына бирә. Менә шул биргәнен дә таркаулыгыбыз белән киметмәс өчен, районнарда урып-җыю штабы оештырырга тәкъдим итте министр. Һичшиксез, штаб белән муниципаль район башлыклары җитәкчелек итсә, аның эшчәнлеге нәтиҗәле булыр.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: