Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл сулышы

Бала артык булмый ул!

Без Юынчыга килгән көнне күңелле хәбәр ишеттек: бер гаиләдә бәби туган һәм нәкъ без килгән көнне чыгарасылар икән! Мондый хәбәрне ишетүгә, билгеле инде, туп-туры шул өйгө йөгердек. Менә бәби кайта дип йөргән вакытта таныш булмаган кешеләр килеп кергәч, өйдәге урта яшьләрдәге апа бераз каушабрак та калды, район газетасыннан икәнлегебезне әйткәч,...

Без Юынчыга килгән көнне күңелле хәбәр ишеттек: бер гаиләдә бәби туган һәм нәкъ без килгән көнне чыгарасылар икән! Мондый хәбәрне ишетүгә, билгеле инде, туп-туры шул өйгө йөгердек.
Менә бәби кайта дип йөргән вакытта таныш булмаган кешеләр килеп кергәч, өйдәге урта яшьләрдәге апа бераз каушабрак та калды, район газетасыннан икәнлегебезне әйткәч, каенанасын чакырырга дип чыгып йөгерде. Җиде бала табып үстергән Сания апаның шатлыгы йөзенә чыккан. Шулкадәр көтәм оныкны, ике бала баламыни инде ул, табыгыз инде тагын берне дип, шулкадәр сорадым, ди ул. Һәм менә Ходай Тәгаләнең бүләге - тагын бер онык дөньяга килгән. Ә безне каршы алган апа Сания апаның олы улының җәмәгате Рүзинә булып чыкты. Килендәше бәбиләргә киткәч, булышып торырга дип, Казаннан махсус кайткан.
Әйе, Ләйсәннең бәби белән роддомнан кайтканын өйдәгеләр дүрт күз белән түземсезләнеп көтеп торалар иде. Карават һәм бишек, хәтта уенчыкларга кадәр әзерләп куйганнар. Мунча ягып җибәргәннәр, табын әзер. Кайчан кайтсак та, ачык йөз белән каршы алалар, күтәреп кенә алмыйлар, рәхәтләнеп кайтып йөрибез, шушы өйгә төшкәнемә нәкъ менә 20 ел тулды, шөкер, тату яшибез, дөрес, үзебез дә, кайтып кергәч, кроссворд чишәргә утырмыйбыз инде, ди Рүзинә апа.
Кая инде ул тик утыру, аягы җиргә тими - табын әзерли, үзе һаман каенанасын мактый. Бу шатлыклы көннәрне Сания апаның карты гына күрә алмаган, гомер буе электромонтер булып эшләгән Зәбихулла бабай иртәрәк дөнья куйган. Тик тормыш дәвам итә, гомер буе тир түгеп гомер кичергән кешеләрнең балалары авылның күрке булып гомер итә, оныклар үсеп килә. Бу бит үзе нинди зур сөенеч.
Ләйсән һәм Илгизәр Шәйхуллиннар икесе дә авыл хуҗалыгы тармагында эшли. Ләйсән халыктан сөт җыя, Илгизәр «Кызыл Шәрык» җәмгыятендә - шофер. Бу аларның өченче балалары. Олысы Илсөяргә - 16, уртанчысы Илнурга 12 яшь. Икесе дә Акъегет мәктәбендә укый. 4 килограммнан артык булып дөньяга килгән егеткә инде исемне дә алдан уйлап куйганнар. Самир кушабыз, диделәр. Сәламәт һәм бәхетле булыгыз, авылның уңган һәм булган кешеләре.
Алсу Кәлимуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев