Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл сулышы

АВЫР ЙӨКНЕ КҮМӘКЛӘШЕП КҮТӘРИК!

Йөкне күмәкләшеп тартканда гына үргә менәргә була. Бу сүзләр колхозлашу чорын хәтерләтсә дә, Мамадыш-Әкил авыл җирлеге өчен алар бүген дә зур мәгънәгә ия. Әлеге авыл җирлеге җыелышында әйтелгән бу фикер белән барысы да тулаем килеште. Авыл җирлеге башлыгы Фәнис Мирхәтуллин үзенең исәп-хисап чыгышында бергәләшеп тырышу нәтиҗәләрен әйтеп, шуның өчен авыл...

Йөкне күмәкләшеп тартканда гына үргә менәргә була. Бу сүзләр колхозлашу чорын хәтерләтсә дә, Мамадыш-Әкил авыл җирлеге өчен алар бүген дә зур мәгънәгә ия. Әлеге авыл җирлеге җыелышында әйтелгән бу фикер белән барысы да тулаем килеште.
Авыл җирлеге башлыгы Фәнис Мирхәтуллин үзенең исәп-хисап чыгышында бергәләшеп тырышу нәтиҗәләрен әйтеп, шуның өчен авыл халкына рәхмәтен белдерде. Үтәлгән эшләрнең иң мөһиме мәктәп бинасын балалар бакчасына үзгәртеп кору эшедер, мөгаен. Авыл урамнарын чиста тоту һәм агач утырту өмәләрендә дә актив катнашкан авыл халкы. Менә алардан тагын күмәк тырышуны таләп итә торган чираттагы зур эш - зират коймасын яңарту эше дә көн тәртибенә баскан.
Әмма Мамадыш-Әкилне борчыган мәсьәләләр болар гына түгел шул. Халыкны эш белән тәэмин итү, Гөбенә елгасы аша күпер төзү, сөт җыю бәясенең түбән булуы - менә шушы үзәккә үткән проблемалар да әлеге җыелышта әйтелде.
Боларын үтәү өчен башкачарак күмәкләшү таләп ителә. Әйтик, авыл янындагы элекке ферма биналары төзек, анда маллар асрап булыр иде. Әгәр «Красный Восток»-Агро» акционерлык җәмгыяте, халык үтенеченә колак салып, шунда терлек тотса, күпмедер авыл кешесе шөгылен табар иде анда. Эш белән тәэмин итү дигәннән, кеше үзе күпләп хайван асрап та көн күрә ала биредә. Көтү йөртергә дә, печән чабарга да җирләр җитәрлек анысы, тик ул иркен кырларны Гөбенә елгасы авылдан бүлеп куйган шул. Маллар йөри алырлык кына булса да, күпер кирәк анда. Бу эштә дә мамадышлылар куәтле «КВ»-Агро»дан ярдәм өмет итә. Һәрхәлдә, элекке колхоз нәкъ шушы максатта елга аша җәйге күпер сала торган булган.
Әлеге җыелышта «КВ»-Агро» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Владимир Паньков та катнашты. Райондагы иң зур авыл хуҗалыгы предприятиесе Мамадыш-Әкил ягы мәсьәләләренә битараф калмас дигән өмет бар.
Сөт җыю мәсьәләсе буенча да шатлыклы яңалык әйтелде Мамадыш-Әкил җирлеге җыелышында. Иделнең аръягындагы авылларда сөт җыюны район хакимияте үз кулына алырга тели. Бәя белән уйнаган арадашчыга көн бетүе ихтимал. Бу хәбәрне район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Таһир Җиһаншин җиткерде. Хәзерге вакытта сөтне туплап суытуга кагылышлы техник мәсьәләләр хәл ителә, дип белдерде ул.
Шулай итеп, районыбыз үзәгеннән ерак чигендә урнашкан Мамадыш-Әкил җирлегендә менә шундый үзенчәлекле күмәк тырышу таләп ителә. Куәтле инвестор иңсәсенә таянганда, авыл тормышын буып торган авыр мәсьәләләрне чишүе, һичшиксез, җиңеләер иде.
Ильяс САЛИХҖАН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев