Яшел Үзән

Авылда яңа ел көздән башлана

Яңа ел көздән башлана диюемә аптыраучы юктыр, шәт. Авыл хуҗалыгында эшләр көзен түгәрәкләнүен һәркем дә белә бит. Һәм шул ук вакытта көзен, ашлык чәчеп, киләсе яңа ел уңышына нигез дә салына. Эшләргә йомгак ясагач, бәйрәм итү гадәте дә бар бездә. Игенчеләр, терлекчеләр Уңыш бәйрәме дигән җыенга җыела. Республика Уңыш бәйрәме...

Яңа ел көздән башлана диюемә аптыраучы юктыр, шәт. Авыл хуҗалыгында эшләр көзен түгәрәкләнүен һәркем дә белә бит. Һәм шул ук вакытта көзен, ашлык чәчеп, киләсе яңа ел уңышына нигез дә салына. Эшләргә йомгак ясагач, бәйрәм итү гадәте дә бар бездә. Игенчеләр, терлекчеләр Уңыш бәйрәме дигән җыенга җыела. Республика Уңыш бәйрәме быел 10 октябрь көнне «Корстон» күңел ачу-мәдәният үзәгендә үткәрелә.
Олы бәйрәмгә Яшел Үзән районы авыл хуҗалыклары мактаулы нәтиҗәләр белән килә. Игенчеләребез, яхшы уңыш җыеп, Татарстан буенча V урынны яулауларын газетабызда хәбәр иткән идек инде. Район хуҗалыкларында эш барышы турында җентекләп белү теләге белән без район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Таһир Җиһаншинга мөрәҗәгать иттек.
- Таһир Галимҗанович, беренче сүзебездә үк Сезне һәм Сез җитәкләгән идарә хезмәткәрләрен Уңыш бәйрәме белән котлыйбыз һәм район хуҗалыкларының мактауга лаеклы уңышлары турында сөйләвегезне үтенәбез.
- Безне тәбрикләвегез өчен рәхмәт. Ә мин үзем, форсаттан файдаланып, районыбызның авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәм - Уңыш бәйрәме белән тәбрик итәм. Барысына сәламәтлек, гаилә бәхетләре телим. Дәрәҗәле исем яулаган райондашларыбызга эшләрендә - уңышлар, тормышларында бәхет телим. Гомумән, бәйрәмгә күркәм нәтиҗәләр белән килдек, дип әйтә алабыз. Беренче итеп игенчеләребезнең яхшы хезмәт нәтиҗәләренә ирешүләрен күрсәтәсе килә. Гектарыннан 21,1 центнер ашлык урып-җыеп, бөтен Татарстан буенча V урынны яуладык. Яшел Үзән районы өчен бик зур мәртәбә бу. Хуҗалыклар амбарларына 36277 тонна ашлык салып каршылый кышны. Киләсе елны да кайгыртты алар. Тиешле күләмдә җир эшкәртелде һәм 10700 гектарда көзге ашлык чәчелде. Болар барысы да авыл кешесенең тырыш хезмәт нәтиҗәләре.
- Авылдагы хезмәт кешесе дигәндә, механизаторларның осталыгын аерым күрсәтәсе килә: комбайн-тракторларның һәм йөк машиналарының төзеклеген аларның осталыгы хәл итә. Яшерен-батырын түгел, авыл хуҗалыгы техникалары нык искерде. Яңаны алырлар иде дә, бик кыйммәт хәзерге заман техникалары. Хуҗалыкларга дәүләт ярдәм итмәс микән?
- Бәйрәм вакытында үземнең дә халыкны сөендерәсе килә иде, сезнең соравыгызга менә моны әйтә алам. Бу проблема бөтен республика буенча өскә чыкты. Аллаһка шөкер, дәүләт йөз белән борылды ул мәсьәләгә: киләсе елдан 60:40 дип аталган программа кертелә. Ягъни яңа техника сатып алган хуҗалык аның бәясенең 60 процентын гына түлиячәк, ә калган 40 процентын түләргә дәүләт субсидия бирәчәк. Бу программа 2014-2017 елларда дәвам иттереләчәк.
- Чынлап та, бәйрәмгә бүләк кебек була бу сөенчле хәбәр. Таһир әфәнде, инде килеп, терлекчелек тармагы турында да сөйләсәгез иде. Район хуҗалыклары, нигездә, мал асрап көн күрә бит бездә...
- Терлекчелеккә килгәндә, беренче чиратта, район хуҗалыкларының барысының да терлек азыгын җитәрлек күләмдә әзерләп куюларын әйтәсе килә. Кышны тыныч каршы алырга нигезләре ныклы. Хәзер савым сыерларын тулысынча кышкы рацион белән ашатырга кирәк. Сөт - хуҗалыкларның товары ул һәм аның сыйфатын даими яхшырту аларның төп бурычы булып тора. Дәүләт тә сөтнең майлылыгын 3,6 процентка җиткерүне максат итеп куярга куша. Әйтергә кирәк, район хуҗалыклары бу юнәлештә зур эш алып баралар. Карт сыердан яхшы савым өмет итеп булмый инде, шуңа күрә көтүне яңартырга кирәк. «Авангард» акционерлык җәмгыяте, «Күгәй» һәм «Овощевод» кооператив хуҗалыклары, «Красный Восток»-Агро» акционерлык җәмгыяте терлекчелек комплекслары ныклап тотынды бу эшкә. Нәтиҗәсе күзгә бәрелеп тора: узган ел белән чагыштырганда быел хуҗалыкларда башмаклардан барлыгы 700 башка артыграк бозау алынды. Биредә белгечләребезнең тырышлыгын аерым әйтәсе килә: «Авангард» хуҗалыгында ул - Илдар Мозаффаров, «Рус Әҗәле» терлекчелек комплексында - Марат Камалетдинов, «Агрофирма Заволжье» хуҗалыгында - Нәкыя Сәхабетдинова...
- Әле безнең авылларда мал асрап көн күрүчеләр дә шактый бит. Алар нинди ярдәмгә өметләнә ала?
- Дәүләт шәхси хуҗалыкларда, терлек асрап, эш оештыручыларга уңай карый. Булышлык та күрсәтә. Әйтик, район хакимияте, сыер асрап, сөт җитештерүче гаиләләргә сөт саву аппараты бирә. Дүртәр сыер тотучыларга бирелде инде ул җайланма, хәзер өчәр баш сыер асраучыларга әзерләнә бүләк. Аръякта сөт җыю мәсьәләсе кыенлашкан иде, анысы да чишелергә тора. Норлатта «Нур» муниципаль предприятиесе оештырыла, озакламый ул эшкә керешәчәк. Савым сыеры асраучыларга дәүләт терлек азыгы сатып алган өчен компенсация түләргә дә җыена, тиешле документлар җыелып тапшырылды инде. Мин аларны да шушы Уңыш бәйрәме белән тәбриклим. Шулай ук, кошчылык һәм яшелчә үстерү тармаклары хезмәткәрләрен дә истән чыгармыйк. Илнур Мадьяровның күркә фермасы, «Казан» кошчылык фабрикасы, «Майский» яшелчә үстерү предприятиесе кебек хуҗалыкларның уңышлары белән районыбыз һәрвакыт горурлана. Һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйм мин аларны.
- Сезнең тәбрикләүләрегезгә без дә кушылабыз. Киләчәктә дә эшләре уңышлы баруын телибез.
Ильяс Салихҗан

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: