Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл сулышы

Авылда сыерлар саны артыр, мөгаен

Авылда эшнең кызган вакыты. Пенсионерлар - бакчада, яшьрәкләр печән әзерләү белән мәшгуль хәзер. Терлек асрамый, иркен яшәп булмый, диләр бүген авылда. Колхозларга күптән ясин чыктык, димәк, төп игътибарны фермерлык хуҗалыгына, күбесендә инде ул шәхси хуҗалык, бирергә кирәк. ТР Президенты Р. Миңнеханов та республикада күп укладлы хуҗалыкны үстерергә кирәк, дигән фикерне...

Авылда эшнең кызган вакыты. Пенсионерлар - бакчада, яшьрәкләр печән әзерләү белән мәшгуль хәзер. Терлек асрамый, иркен яшәп булмый, диләр бүген авылда. Колхозларга күптән ясин чыктык, димәк, төп игътибарны фермерлык хуҗалыгына, күбесендә инде ул шәхси хуҗалык, бирергә кирәк. ТР Президенты Р. Миңнеханов та республикада күп укладлы хуҗалыкны үстерергә кирәк, дигән фикерне әйтте.
Эшкә батыр безнең халык. Район Сабан туенда алдынгыларны бүләкләү тантанасының сәгатькә якын сузылуы шул хакта сөйли. Агрохолдингта эшләүчеләр белән бергә үз хуҗалыгында иң күп сөт җитештерүче Гүзәл Шиһапова (Норлат) һәм Владимир Талаев та (Зур Ключи авыл җирлегенең Ивановское авылы) бар иде.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Тыгин бүгенге кешене кызыксындыру чаралары белән эшләтү яклы. Күптән түгел генә хуҗалыгында өчтән артык сыер тотып аның сөтен хөкүмәткә тапшыручыларга саву аппаратлары бирү турында карар кабул ителде. Тик шарты бар: сыерларның барысы да авыл җирлегендә теркәлгән булырга тиеш. Теләгән кеше билгеле, мәҗбүриләү юк. 18 кеше шундый аппаратларны алды да инде. Башта хуҗалыгында дүртәр сыер тотучыларга өләшеп чыктылар. Фәрит Вәлиев белән Людмила Островская саву аппаратларын Тыгинның үз кулыннан алды. Быел шундый җайланманы районның 85 хуҗалыгы алырга тиеш.
Авыл кешесе сөтне алыпсатарларга тапшыра. Бу уңайдан районда сөт җыю белән шөгыльләнергә тиешле «Нур» предприятиесе оешу турында хәбәр иткән идек инде. Авыл кешесенә сөтне сату да проблема бит әле. Алыпсатарлар аның бәясен бүген - бер төрле, иртәгә икенче төрле куя, өч көннән соң авылга килмәскә дә мөмкин. Ә «Нур» ышанычлы булачак, дип ышандыралар район авыл хуҗалыгы идарәсендә. Норлатта элеккеге совхоз конторасы бинасы «Нур»га бирелгән. Тиздән сөтне суыту, чистарту өчен 10 тонналы савыт куелачак. «Freshmilk-4000» модуль тибындагы сөт кабул итү пунктлары көненә 4 мең литр сөт кабул итәргә сәләтле. Муниципаль район җитәкчелеге сөт ташу машиналарын да алырга уйлый. Ә җыелган сөтне урнаштыру проблема булмаячак. Әнә Яшел Үзән базарында «Табигать байлыклары»ннан килгән сөтне чират торып алып бетерәләр. «Нур»ныкы да артык булмас. Казанда да Агропромбанк гөрләп эшләп тора. Кыскасы, сөтне җитештереп кенә өлгер!
«Нур»ның да планнары зурдан. Сөтне халыктан көз башында җыя башлаячаклар. Алга таба оешма җитәкчесе Фәһим Гарипов тире, йон, йомырка, яшелчә җыю кебек эшләр белән дә шөгыльләнергә уйлый икән.
Әле кечкенә авылларга да ярдәм кулы сузырга уйлап торалар. Авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Таһир Жиһаншин белдергәнчә, кибет булмаган кечкенә авылларда «Нур» кибет салырга яки шул авылларга барып сәүдәне оештырырга планлаштыра. Моның өчен район бюджетыннан өч ел дәвамында 10ар миллион сум финанс бүлеп биреләчәк.
Быел районда терлекчелек белән шөгыльләнүче хуҗалыкларга югары сыйфатлы сөт җитештерү өчен, кирәкле җиһазлар белән ярдәм итәргә карар кылынды. Мондый ярдәмне «Күгәй», «Тау Иле» хуҗалыклары, «Табигать байлыклары» ярдәмче хуҗалыгы алачак. Мондый җиһазның бәясе - 1 миллион 400 мең сум. Акчаның бер өлешен - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы, бер өлешен - муниципаль бюджет бирәчәк, калганын авыл хуҗалыгы предприятиеләре үзләре каплаячак.
Ничек кенә булмасын, тиешле җитәкчеләр авылны эре агрохолдингларга түгел, ә бәлки шунда яшәүче гади кешеләр яшәтәчәген аңладылар. Ниһаять!
Гүзәл Минһаҗева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев