«Һәр кеше үз хезмәтенең бәясен куя белә, тик чама хисен онытып җибәрмәсеннәр иде»
***
Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»
Җиңсез куртка кияр чак та җитә. Минекенең каптыргыч-молниясе ватылган иде, төзәттерим әле дип бер көнне тегүче янына кердем. Эшнең хакы 2000 сум ди! Соң, бу бәягә яңа жилет алырга була түгелме соң? Үзенә дә шулай дидем. Моның кадәр оятсызланып булмый инде дип, ачуымнан үзәк базарга юл алдым. Анда 800 сум сорадылар. Шул ук көнне алыштырып та бирделәр. Һәр кеше үз хезмәтенең бәясен куя белә, тик чама хисен онытып җибәрмәсеннәр иде дип уйлыйм.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев