Гомер шундый кыска, һәр көннең кадерен белик
***
Фото: ясалма интеллект
Сыйныфташлар очрашулары чоры инде ул җәй. Быел безнең түгәрәк дата – 40 ел. Инде әллә кайчаннан бирле сүз алып барабыз телефондагы төркемдә, әмма һич оешып булмый. Әле берсенең бер нәрсә, әле икенчесенең. Барыбызның да бар бит, җәмәгать, тормыш, гаилә. Әгәр дә җыенып чыгып китмәсәң – итәктән тотып торучы мең төрле мәшәкатьнең дә бетәсе юк. Ә гомер уза, без яшәрүгә таба бармыйбыз, инде арабыздан мәңгелеккә китүчеләр дә бар. Ун ел элек очрашкан идек, заряды әллә ничә елга җитте, шул кадәр рәхәтләнеп сөйләшеп, җырлашып, үткәннәрне искә алып утырган идек. Яшәреп кайткандай булдык шуннан, күңелдәге шатлык, рәхәтлек хисе әллә күпме җилкендереп йөртте, әйтерсең яшьлеккә кайтып килдек. Мәңге онытылмаслык хатирәләр саклана ул көннән. Ярар, ун елга олыгайдык, әмма тере бит без, Аллаһка шөкер! Бу сүзләр минем классташларга гына түгел, һәммәбезгә кагыла, туган-тумачаларга да. Гомер шундый кыска, тормышта шатлыклы вакыйгалар азаеп бара, һәр көннең кадерен белик. Аннары, җырдагыча: җир астыннан юллар булмас, җир астыннан юллар юк...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев