«Берәүнең дә сандыгы буш түгел»
Берәүнең дә сандыгы буш түгел, кызлар. Һәр гаиләдә нидер бар, тик берәүләр аны тышка чыгармый, сер итеп тота. Икенчеләр, киресенчә, бөтен дөньясына чәчеп сала.
Бер көнне күптән очрамаган күршем белән подъезддан чыктык. Килененә зарланып үлә язды. Мин алардан да идеаль гаилә юк дип, сокланып йөри идем. Баксаң, киленнәре сулга йөри, балаларын карамый икән. Улы, имеш, балалары хакына түзә. Әстәгъфируллаһ, мин әйтәм, башка сыймаслык хәл бит бу. Язма, күрсәтмә, сезгә дә гыйбрәт өчен сөйләдем, гайбәт дип кабул итмәгез.
Кадерле укучыларыбыз! Сезнең дә сөйлисе яңалыкларыгыз, борчыган мәсьәләләрегез булса, 5-68-03 телефонына шалтыратып, редакциябез хезмәткәрләре белән бүлешә аласыз. Шалтырату АНОНИМ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев