Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

ЮБИЛЕЙ - ОЛЫ БӘЙРӘМ!

20 августа 2021, 08:12

657

0

2

ЮБИЛЕЙ - ОЛЫ БӘЙРӘМ!

Яшел Үзән шәһәрендә яшәүче әтиебез Сәләхов Мансур Гаяз улының олугъ юбилее — 80 яшь. Кадерлебез! Сине юбилеең белән котлап, киләчәк тормышыңда сәламәтлек, туганнар, балалар, оныклар ихтирамын тоеп, әниебез Фәния белән бәхетләргә төренеп, тигез гомерле булып, хәерле гомер итүегезне телибез.
Күңелең гел изгелектә,
Сокланып һич туймыйбыз.
Юбилей бәйрәмең белән
Чын күңелдән котлыйбыз.
Бездән теләк сиңа, әти,
Йөзне тутырыйк әле.
Күгәрченнәрдәй гөрләшеп,
Тагын утырыйк әле.
Сиңа йөрәк түрендә булган хөрмәт һәм рәхмәт сүзләре белән барлык туганнарың, тормыш иптәшең Фәния, балаларың, киявең, киленең һәм оныкларың.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев