Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Яшел Үзән шәһәрендә күпләргә билгеле шәхес ДИЛӘ ЗӘБИХУЛЛА КЫЗЫ ИСХАКОВАның декабрь аенда мәртәбәле юбилее!

14 декабря 2018, 09:33

1044

0

0

Яшел Үзән шәһәрендә күпләргә билгеле шәхес ДИЛӘ ЗӘБИХУЛЛА КЫЗЫ ИСХАКОВАның декабрь аенда мәртәбәле юбилее!

Гомерен стоматология өлкәсенә багышлап, кешеләргә матурлык өләшкән табибны, бүгенге көндә дә халыкка дин гыйлемен өйрәткән мөгаллимәне барыбыз исеменнән олуг юбилее белән котлыйбыз! Күңел тынычлыгы һәм бәхет телибез.

Салкын кышта тусагыз да,
Җәй кебек күңелегез!
Яшь өстәлә барган саен
Шатлыкка күмелегез!

Арта барсын, кимемәсен,
Якыннарның хөрмәте.
Сезне һәрчак саклап йөртсен,
Хак Тәгалә рәхмәте.

Юбилейда телик әле,
Саулык дигән байлыкны.
100 яшькәчә яшәгез сез,
Шатландырып халыкны.

Сезне хөрмәт иткәннәрнең
Кем исәпләгән санын?
Юбилейлар котлы булсын,
Хөрмәтле, Дилә ханым!

Ихтирам белән, Габделхәмит хәзрәт, «Тарихи» мәчете коллективы.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев